12 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Ирләр нигә яшьли үлә?
Соңгы елларда исемнәре бөтен илгә танылган талантлы ир-егетләрнең япь-яшь килеш гомерләре өзелү инде күңелсез традициягә әйләнеп бара дисәк, ялгыш булмас. Күптән түгел спорт дөньясы данлыклы чаңгычы Игорь Бадамшинны югалтты. Аңа 47 яшь тулып кына киткән иде. 41 яшьлек футболчы Валентин Белькевичның вакытсыз үлеменә тромб өзелү сәбәп булды. Узган ел 38...
-
Могҗизалар чемоданы
Кама балалар медицина үзәге "Могҗизалар чемоданы" гаилә фестивалендә катнашты. Аны Энтузиастлар бульварында Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенең клоуннар командасы оештырды. Программада чүлмәк ясау эше, сулы анимация һәм открыткалар әзерләү буенча мастер-класслар үтте. "Самавыр янында" дигән интерактив мәйданда балалар тәм-томнардан шедеврлар ясадылар һәм чәй эчү оештырдылар. "Бремен музыка осталары" мәйданчыгында исә кечкенәләр...
-
Арпаның файдасы
Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәкләрне дәвалый һәм организмны шикәр чиреннән саклый. Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр. Арпада вирус һәм бактерияләргә каршы көрәшүче табигый матдәләр бар. Шуңа да бөртекне бүрттергән су белән...
-
Америкага – йодрык
Иртән торып тышка чыксам, подъезд төбендә бер төркем хатын-кызлар "ах" та "ух" килә. Бигрәк тә Наҗия апаның теле телгә йокмый: - Менә Европадан ризыклар килү тукталса, ачлык булуы бар. Миңа табиблар көн саен ике банан ашарга кушалар. Хәзер ни эшләрмен? Бәрәңге ашарга ярамый ич! Бу шаулашу Америка һәм Европа берлеге...
-
Күбрәк катнашсыннар иде
Бүгеннән алып 14 октябрьгә кадәр коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала. Быел бу эшкә бюджеттан 24 млн сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Социаль проблемаларны хәл итә торган оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү 2006 елда башланды. Хәзер ел саен бу эш башкарылмый калганы юк. Елдан-ел дәүләт бүлеп биргән грантларны отарга...
-
Яллар файдалы һәм күңелле үтсен
14 сентябрь ТР Дәүләт Советына депутатлар өчен тавыш бирүдән тыш, мәктәпләрдә дә укучыларның үзидарә советларына сайлаулар үтәчәк. Балалар үз белем йортының президентын, теге яки бу өлкә өчен җаваплы белгечләрне дә сайлаячак. Моннан тыш, шушы ук көнне "Навигатор" яхта клубы Кама елгасында парус спорты буенча ярышлар да оештыра. Анда чаллылылардан тыш,...
-
Ата-аналар өчен
Татарстанда мәктәпләрдә ата-аналардан акча сорау проблемасына бәйле махсус "кайнар линия" эшли башлады. Соңгы бер ай эчендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына ришвәтчелек мәсьәләсенә кагылышлы 14 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алар, нигездә, мәктәпләрдә ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыю һәм булган акчаларның да башка максатларга тотылуына кагыла....
-
Яшәү минимумы арткан
РФ Хөкүмәте 2014 елның икенче кварталында бер кешелек яшәү минимумын раслаган. Хәзер ул 8192 сумны тәшкил итә. Бу, узган кварталга караганда, 6,6 процентка күбрәк. Әлеге карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. 2014 елның беренче кварталында яшәү минимумы 7688 сумны тәшкил иткән иде. "Россия Федерациясе буенча яшәү минимумы күләмен 2014 елның икенче...
-
Президенттан ярдәм
Якын арада "КАМАЗ" футбол клубын финанслау мәсьәләсе уңай хәл ителер дигән өмет бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны тормышка ашыру өчен финанс кәгазьләрен әзерләргә кушты да инде. Димәк, команданы беренче дивизион составына кертү чынга ашачак. Әлеге проект сентябрь дәвамында тормышка ашар дип фаразлана. Исегезгә төшерәбез, бүген клубның бюджеты 40...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме – халык ышанычы”
6 сентябрьдә Казанда, Универсиада авылчыгында, "Бердәм Россия" партиясе активы Форумы үтте. Анда Татарстан Президенты, Дәүләт Советына сайлауда партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты.