Иртәнге юл һәлакәте 3 кешенең гомерен өзгән
Яңалыклар тасмасы

Иртәнге юл һәлакәте 3 кешенең гомерен өзгән

Бүген иртәнге сәгать алтылар тирәсендә М5 трассасында котычкыч һәлакәт булган.

Баулы районының Уба авылы янында “Рено” белән “Ниссан” машиналары кара-каршы бәрелешкән.
 

Ике машинаның берсе, көчле бәрелүдән соң, хәтта берничә тапкыр әйләнгән. ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авариядә өч кеше һәлак булган, бер кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 
 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев