Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайбыч, Кама Тамагы, Түбән Кама, Казан һәм Чаллыдан 11 мәктәп белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән

Быел яңа уку елы, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла. Шул ук вакытта, илдәге эпидемиологик вазгыятьнең үзгәрүенә карап, төрле сценарийларга әзер булырга кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада узган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә шул сентябрь аеннан укулар ничек башланачагына ачыклык кертте, дип яза “Татар-информ”. Президент билгеләп узганча, коронавирус пандемиясе китереп чыгарган катлаулы шартлар белән беренчеләрдән булып мәгариф өлкәсе очрашты. Педагоглар, кыенлыкларга карамастан, балаларга белем бирү эшен лаеклы рәвештә башкарып чыкты, дип, укытучыларның эшчәнлеген югары бәяләде ул.

Быел 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәге билгеле булды. Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренчә, сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан элегрәк түләнгән өстәмә акча да сакланачак. Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов, укуны тәмамлаучыларны эшле итү мәсьәләсен аерым игътибарга алырга кирәклегенә дә тукталып, хөкүмәткә Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль мәшгульлек үзәкләре, предприятиеләр арасындагы тыгыз бәйләнешне оештыру бурычын куйды.

– Бөтен булган ресурсларны, шул исәптән коронавирустан зыян күрүчеләрне кабат укыту буенча федераль программаны кулланырга кирәк. Авыр хәлдә калган кешеләрдә хезмәт базарында кирәкле компетенцияләрне булдыру мөһим, – диде республика башлыгы. Укыту сыйфаты турында да сүз булды. Президент укучыларга белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән районнарны исемләп атады. 

– Без республиканың барлык мәктәпләрендә дә белем бирү сыйфатын тигезләү өчен зур көч куябыз. Кызганычка, Кайбыч, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 11 мәктәп, Рособрнадзорның комплекслы диагностик тикшерүе буенча, икенче ел рәттән иң түбән нәтиҗә күрсәтә, – дип билгеләп үтте ул. Республиканың 74 мәктәбендә бәяләү процедураларының объектив булмавы билгеләнгән. Болар аеруча Түбән Кама, Әлмәт, Кукмара, Менделеевск, Аксубай районнарында күп. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешкә игътибар бирергә өндәде.

– Республика өчен иң мөһиме – белем бирүнең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре республикада уртача Россия күрсәткечләреннән өстен булу – сөеенчле хәбәр. Кайбер фәннәрдән БДИ буенча уртача балл да, 100 балл җыючылар саны да арткан, – диде Татарстан Президенты.   

Фото: http://tatarstan.ru

Чыганак:Шәһри Казан
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X