Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан Егетләре: “Тамашачыларның 4 ел буе сораган үтенечен канәгатьләндерергә булдык”

Бүген татар эстрадасында төркем булып оешкан җырчылар аз түгел.

Алар ара­сын­да ха­лык мә­хәб­бә­тен һәм хөр­мә­тен яу­лап өл­гер­гән “Ка­зан егет­лә­ре” дә бар. 1996 ел­да Ма­зи­тов Ра­фа­эл Ев­гень­е­вич та­ра­фын­нан оеш­кан әле­ге төр­кем бү­ген­ге көн­дә үз­лә­ре­нең ка­бат­лан­мас хит­ла­ры бе­лән без­не сө­ен­де­рә. Шу­шы көн­нәр­дә без егет­ләр бе­лән оч­ра­шып әң­гә­мә ко­рып алыр­га бул­дык. Аны сез­нең игъ­ти­ба­ры­гыз­га да тәкъ­дим итә­без.

– Егет­ләр, сез төр­кем­дә 4 ке­ше. Дүр­те­гез­дә – дүрт хо­лык. Бер-бе­ре­гез бе­лән һәр­ва­кыт аң­ла­шып, ки­ле­шеп эш­ли­сез­ме?

– Чын­нан да, без­нең һәр­бе­ре­без­нең үз ка­раш­ла­ры, иде­я­ла­ры. Го­му­мән, һәр ке­ше ин­ди­ви­ду­аль. Бу шу­лай бу­лыр­га ти­еш тә, чөн­ки нәр­сә­не ге­нә күз уңа­ен­да тот­сак та, төр­ле юнә­леш­ләр­гә бү­лен­гән бит. Мә­сә­лән, ми­ңа оша­ган му­зы­ка, ми­нем дус­ты­ма бө­тен­ләй оша­мас­ка мөм­кин, ми­нем иң ярат­кан ри­зы­гым­ны баш­ка ке­ше бө­тен­ләй ка­бул ит­мәс­кә дә мөм­кин. Төр­кем бе­лән дә шул ук хәл. Өс­тә­ве­нә, без бит әле иҗа­ди ке­ше­ләр, без­дә уй­лар, фи­кер­ләр төр­ле­ле­ге биг­рәк тә нык си­зе­лә. Шу­ны­сын әй­тә­се ки­лә, тор­мыш­та без ае­рым-ае­рым бул­сак та, төр­кем­дә без­не бер­дәм­лек туп­лый, мон­да без бер­бө­тен. Без ха­лык­ка эш­ли­без һәм ха­лык­ка ки­рәк­ле, кү­ңел­лә­ре­нә хуш кил­гән җыр­лар иҗат итә­без.

– Кай­сы­гыз ли­дер? Һәр­бе­ре­гез­нең кон­церт­ка, оеш­ты­ру мо­мент­ла­ры­на ка­ра­та ва­зый­фа­ла­ры­гыз бү­лен­гән­ме?

– Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, без ба­ры­быз да бер­ти­гез. Ә төр­ке­ме­без­дә, чын­нан да, бер ли­дер бар, ул – про­дюс­сер. Ва­зый­фа­лар бү­лен­гән ди­сәк тә бу­ла, һәр­бе­ре­без үз эшен бе­лә. Ай­дар – аран­жи­ров­ка, Фа­ниль – ре­пер­ту­ар эз­ләү, туп­лау, Иль­нат оеш­ты­ру, сөй­ләм һәм бию өле­ше өчен җа­вап­лы, ә Ай­нур шу­лар­ның ба­ры­сын жый­нап, жы­еп йө­ри.

Яңа кон­церт прог­рам­ма­гыз ту­рын­да ту­лы­рак сөй­ләп ки­те­гез әле?

– Ба­ры­сын да сөй­ләп, сер­лә­рен ачып бе­те­рә­се кил­ми. 19 ок­тябрь көн­не Чал­лы­ның Са­ра Са­дый­ко­ва кон­церт­лар за­лын­да без­нең кон­церт бу­ла­чак, Ал­лаһ те­лә­сә. Әм­ма шу­ны­сын әй­тә­се ки­лә, та­ма­ша­чы­лар­ның 4 ел буе со­ра­ган үте­не­чен ка­нә­гать­лән­де­рер­гә бул­дык. Аның нәр­сә икә­нен бе­лә­се­гез кил­сә, та­ма­ша­быз­га рә­хим ите­гез!

Без 4 ел рәт­тән прог­рам­ма­ны узе­без тө­зе­дек, ә бы­ел исә сце­на­рист һәм ре­жис­сер­лар бе­лән эш­ли­без. Бу – иде­я­лар бет­те ди­гән сүз тү­гел, ба­ры тик прог­рам­ма­га нин­ди­дер яңа су­лыш өр­де­рә­се, яңа­лык кер­тә­се кил­де. Кон­церт прог­рам­ма­сы ту­рын­да өс­тәп та­гын бер әй­бер ге­нә әй­тә­се ки­лә: кон­церт­та ба­ры тик те­ре та­выш кы­на бу­ла­чак.

– “Яшь­лек язы”, “Кы­зыл өрек” һәм баш­ка бик күп җыр­ла­гы­зы яшь­ләр ара­сын­да по­пу­ляр­лык ка­зан­ды. Сез мах­сус яшь­ләр ау­ди­то­ри­я­се өчен иҗат итә­сез­ме?

– Юк, без бер ау­ди­то­ри­я­гә ге­нә җыр­ла­мый­быз. Без­нең ре­пер­ту­ар­да ха­лык җыр­ла­ры да, клас­сик һәм рет­ро җыр­лар да бар. Кү­ңе­ле­без­гә хуш кил­гән җыр­лар­ның ха­лык­ка да оша­вы­на ыша­на­быз икән, без аны баш­ка­ра­быз. Дө­рес­тән дә, сез атап үт­кән жыр­лар соң­гы ара­да бик по­пу­ляр­ла­шып кит­те. Яшь­ләр­нең та­тар­ча җыр­лар тың­ла­вы, ку­шы­лып җар­ла­вы бик ях­шы кү­ре­неш. Лә­кин 80 яшь­лек әби­ләр дә "Яшь­лек язым"­ны тың­лый икән бит! Бу – без төр­ле ау­ди­то­ри­я­гә эш­лә­ве­без­гә ачык бер дә­лил. Ре­пер­ту­ар да ха­лык жыр­ла­ры да бар бит, нәкъ ме­нә шу­ның өчен без­нең тың­лау­чы­ла­ры­быз ара­сын­да өл­кән ке­ше­ләр­дә аз тү­гел. Шу­лай ук, үзе­без яз­ган жыр­лар­ны да төр­ле яшь­тә­ге ке­ше­ләр яра­тып тың­лый!

– Сез­нең иҗа­ты­гыз баш­ка мең­лә­гән җыр­чы ара­сын­да ае­ры­лып то­ра дип са­ный­сыз­мы?

– Әйе, без ае­ры­лып то­ра­быз дип са­ный­быз... Бе­рен­че­дән, ал­да әй­теп үт­кә­нем­чә, кон­церт­лар­да ба­ры тик те­ре та­выш­ка гы­на җыр­лый­быз. Фо­ног­рам­ма­ны ке­ше те­ле­ви­зор, ра­дио аша да ише­тә ала. Ә кон­церт­ка ак­ча тү­ләп, би­лет алып кил­гән ке­ше ниш­ләп әле яз­ды­рыл­ган та­выш тың­лар­га ти­еш. Аның мәгъ­нә­ле җыр­лар­дан ләз­зәт алып, тор­мыш мә­шә­кать­лә­рен­нән бе­раз гы­на бул­са да ары­нып кай­тып ки­тү­ен без мак­сат итеп ку­я­быз.

Икен­че­дән, без­нен һәр жыр хә­рә­кәт­ләр­гә ко­рыл­ган. Бу үзе үк җыр­га нин­ди­дер яңа­лык өс­ти, та­ма­ша­чы җыр гы­на тың­лап кал­мый, ә ма­тур бию дә ка­рый бу­лып чы­га бит.

100% эш­лә­неп бет­ми­чә, чи­ле-пош­лы но­мер­ны ха­лык­ка алып чык­ма­вы­быз бе­лән дә ае­ры­лып то­ра­быз дип са­ный­быз. Чөн­ки, бул­гач бул­сын дип эш­ли­без. Шу­ны­сын да әй­тә­се ки­лә, без кон­церт­ла­ры­быз­га 40 ке­ше кил­сә­дә, 600 ке­ше кил­сә­дә ку­я­быз, бер­дә куй­мый кал­ган юк.

– Бү­ген күп­ләр үз­лә­ре­нең туй­ла­рын, мәҗ­лес­лә­рен алып ба­рыр өчен җыр­чы­лар­ны ча­кы­ра. Сез мо­ңа ка­ра­та нин­ди фи­кер­дә?

– Са­ра­фан­лы ра­дио бү­ген ях­шы эш­ли бит. Бер-бер­се­нең туй­ла­рын­да җыр­чы­лар­ны кү­рә­ләр дә, үз­лә­ре­нә дә ча­кы­ра­лар, та­ныш­ла­ры­на ки­ңәш итә­ләр. Без үзе­без­дә кон­церт­лар­дан бу­шап тор­ган ара­да, бик те­ләп туй­лар, бәй­рәм­нәр алып ба­ра­быз. Та­ма­ша­чы ка­нә­гать кал­са без бик шат.

Го­му­мән, та­ма­ша­чы­лар­га мең рәх­мәт әй­тә­се­без ки­лә. Исән-имин бу­лып, узе­гез­не сак­лап, донь­я­ны яра­тып яшә­гез! Без сез­не бик хөр­мәт итә­без! Кон­церт­лар­да ку­ре­шер­без, Ал­лаһ бо­ер­са!

– Әң­гә­мә­гез өчен рәх­мәт.

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

 

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев