Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда 17 яшьлек Балтач кызы Гөлсирин Гатиятуллинаны эзлиләр

Балтачтан булган Гатиятуллина Гөлсирин 13 октябрьдә Казанда Четаев урамындагы фатирдан укырга дип чыгып киткән

Ләкин Адоратскийдагы уку йортына ул килеп җитмәгән. Якыннары кызның югалуы турында чаң суга.

Гөлсирин Гадиловнага 17 яшь. Югалган көнне ачык яшел төстәге кыска куртка яки озын алсу плащ-пальто, кара ботинкалар, чәчәкле сумка тоткан булырга мөмкин. Укулардан соң әти-әнисе янына Балтач районы Әтнә авылына кайтмакчы булган. Ләкин бүгенгәчә кыз турында хәбәр-хәтер юк.

Ни дә булса белүчеләрнең әнисе Лилиягә 89172416599 телефоны аша шалтыратып хәбәр итүе сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев