Кемнәр бакчага бушлай йөри ала?
Яңалыклар тасмасы

Кемнәр бакчага бушлай йөри ала?

Чаллыда 12 оешма пенсионерларны бакчаларга йөртү өчен акча бүлеп биргән.

Узган елны бу оешмалар саны күбрәк булган дип хәбәр ителә.
Безнең шәһәрдә 14 мең чаллылы бакчаларга йөрү өчен льготаларга ия. Аларны транспорт белән тәэмин итү өчен шәһәр бюджеты тарафынан 15 миллион сум акча бүленеп бирелгән.

Башкарма комитет җитәкче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, узган ел бу инициативаны 30 шәһәр хуплаган булса, быел бу сан 12 генә. 

Быел  автобуслар 1 майдан 90 коммерциячел булмаган ширкәткә йөри башлады. “Электротранспорт” оешмасы тарафыннан быел 43 автобус бирелгән, шуларның 31 күп, ә 12 аз урынлы.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев