Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хоккейчының тамырлары Былышлыдан башлана

Марат 2002 елда Мәскәүдә туган. Хоккей белән балалар бакчасына йөргәндә үк шөгыльләнә башлый

. Хоккей белән балалар бакчасына йөргәндә үк шөгыльләнә башлый. Мәскәү шәһәре хоккей федерациясе мәгълүмат чыганакларында аның 10 яшендә “Белые медведи” командасы өчен чыгыш ясаганда нәтиҗәле уен күрсәтүе теркәлгән.
Русия җыелма командасы капитаны Марат Хөснетдинов дөнья чемпионатында уңышлы уйнавы белән игътибарны җәлеп итте. Шулар арасында, мәсәлән, Русия-Швеция очрашуында матч тәмамлануга берничә секунд кала шайба кертеп, безнекеләрне алга чыгарды.
Маратның әтисе Азамат Хөснетдинов та - Языково мәктәбендә укыган чорда хоккей буенча ярышларда Благовар данын яклаган уенчы. Былышлыда туып-үскән егет соңрак язмышын иминлек хезмәте белән бәйли, хәзерге вакытта отставкадагы полковник Азамат Хөснетдинов җәмәгате Ирина белән Мәскәүдә яши.
Маратның әтисе яклап картәтисе Мәсгуть Мәхмүт улы - Благовар районында билгеле шәхес. Туган төбәге Былышлыда колхоз рәисе булды, районда төрле вазыйфалар биләп, лаеклы ялга чыкты. Җәмәгате Ямал Варис кызы белән ике ул үстерделәр, атап әйткәндә, Азат, әтисенең дәвамчысы буларак, аграр тармакта хезмәт сала.
Марат Хөснетдиновның командасы ярымфинал уеннарында Канада хоккейчылары белән очрашачак. Бу җаваплы матчта да якташыбыз сынатмас, дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев