Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кибеткә генә чыккан җиреннән югалган егетне ике ел эзлиләр…

«Балаларны эзләү-Уфа» оешмасы волонтерлары 22 яшьлек Артур Газиевны яңадан эзли башлады, ул 2,5 ел элек эзсез югалган иде.

Уфа нефть университеты студенты 2018 елның 30 гыйнварында юкка чыккан. Ул көнне ул Менделеев урамында үз йорты янындагы кибеткә чыга, һәм шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән. Ул үзе белән телефоннан башка берни дә алмаган. Элегрәк апасы Артурга өйдән китү өчен сәбәпләр булмавын белдергән иде.

«Кайчак ул бер, яки ике көнгә китә иде, ләкин үзе белән әйберләрен, колакчаларын ала, Интернет челтәрендә утыра һәм вакыт-вакыт телефонын кабыза иде. Ә хәзер планлаштырылмаган кебек күренә: портфелен калдырган, телефонын бер тапкыр да кабызмады. Ноутбугы да өйдә калган», — диде Аида.

Активистлар эзләнүләрне яңартырга карар кылган, чөнки шәһәрдә Артурга охшаган кешене күргәннәр. Бүген алар ориентировкалар ябыштырачак.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев