Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда да ишегаллары яңартылачак

Шушы көннәрдә подрядчы оешмалар, проект һәм идарә итү компанияләре вәкилләре Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнары белгечләре белән берлектә, 2022 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылачак 81 ишегалдын карап чыкты. Бүгенге көнгә инде аларны төзекләндерүнең якынча схемалары да әзер. Тик әлеге бу максатка юнәлтеләчәк финанслар күләме тәгаенләнмәгән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белдерүенчә, быел югарыда телгә алган программа буенча, барлыгы 1 млрд 142 млн сумга 88 ишегалды төзекләндерелгән. Йорт яннарында юллар яңартылган, яктырткычлар куелган һәм яшелләндерү эшләре башкарылган. 
Барлык нормативларга нигезләнеп, 1725 машина кую урыны да булдырылган. Аларның барысы да йортлардан, балалар мәйданчыкларыннан СанПиН  таләпләре белән билгеләнгән арада урнашкан. «Шуны да истә тоту зарур: ишегалларындагы корылмалар, кече архитектур формалар төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, гомуми йорт милкенә күчә һәм аларны идарә итү компанияләре карап, саклап торырга тиеш була», – дип искәртте Илья Зуев. 
Барлыгы 2 ел эчендә Чаллыда 219 ишегалды яңартылды. Алар хакында мәгълүмат «Безнең ишегалды» программасының махсус сайтыда (dvor.tatar) урнаштырылды. Төзекләндерү таләп ителгән башка ишегаллары турында шәһәрдәшләребез Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре сайтында хәбәр итә ала. Моны “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша да эшләргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды