Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кинәт баш авырта башласа...

1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр – ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр.

Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк. Алай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый.

1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр – ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр.

Авырту һаман да кимемәсә, күзне йомып, берни турында уйламыйча, тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигәгә һәм ике колакка массаж ясарга була.

Авырту бер дә басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:
*Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз.
*1 стакан җылы суга 1 лимон сутын сыгып эчегез.
*Атнага бер тапкыр булса да кәбестә суты эчү баш авыртудан саклый.

Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да ярдәм итәр.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт