Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киңәшле эш таркалмас

Калабызның өлкән буын вәкилләре белән очрашып, Наил Мәһдиев аларга Чаллы шәһәре хакиме каршында төзелгән Аксакаллар советына керергә тәкъдим итте. "Сезнең белән очрашулар вакытында теге яки бу мәсьәлә буенча киңәш бирерлек, үз фикерен әйтерлек абруйлы киңәшләшү органы кирәклеге турында сөйләшкән идек. Сез, шәһәребезнең бай тормыш тәҗрибәсенә ия, иң хөрмәтле кешеләре, катлаулы...

Калабызның өлкән буын вәкилләре белән очрашып, Наил Мәһдиев аларга Чаллы шәһәре хакиме каршында төзелгән Аксакаллар советына керергә тәкъдим итте.

"Сезнең белән очрашулар вакытында теге яки бу мәсьәлә буенча киңәш бирерлек, үз фикерен әйтерлек абруйлы киңәшләшү органы кирәклеге турында сөйләшкән идек. Сез, шәһәребезнең бай тормыш тәҗрибәсенә ия, иң хөрмәтле кешеләре, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә шәһәр җитәкчелегенә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә аласыз, дип уйлыйм", - диде Наил Гамбәр улы.

Совет рәисе итеп шәһәр хакиме Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәгенең Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Юрий Петрушин кандидатурасын тәкъдим итте. Җыелышта катнашучылар аның тәкъдимен тулысынча хуплады. Юрий Иванович ризалык белдереп, ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев