Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Әкият"балалар бакчасы ТР Президенты ярдәме белән төзекләндерелде

Балалар бакчасын котларга шәһәр хакиме килде

Капиталь төзекләндерүдән соң, яңа шәһәрнең 27нче бистәсендәге 52нче "Әкият" балалар бакчасы мәртәбәле кунакларны һәм балаларны кабул итте. 

Әти-әниләрне, тәрбиячеләрне, балаларны өй туе белән котларга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр килгән иде. 

 

Бакчаны әкияттәгедәй матур һәм заманча итүгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр хакимияте, шәһәр Советы депутаты Евгений Архипов ярдәм иткән. 

Уртак тырышлык белән шәһәрдә 3 яңа балалар бакчасы төзелде, 5се капиталь төзекләндерелде. Бу балалар бакчасында бассейн, музыка залы бар.

 Кыскасы, балалар үзләрен әкият илендә хис итсен өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев