Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көн саен кыяр ашасаң нәрсә була?

Витаминнары, микроэлементлары бик аз булса да, бу яшелчә файдалы.

Белгечләр белдерүенчә, кыяр 95 процент судан тора һәм шул сәбәпле ул организм өчен бик яхшы сыеклык чыганагы булып хезмәт итә. Моннан тыш, бу яшелчә калийга бай, ул организмнан шешенүгә һәм югары кан басымына китерә торган натрийны чыгарырга ярдәм итә. Шулай ук кыяр ярдәмендә организмнан токсиннар да юылып чыга, нәтиҗәдә тән тиресенең һәм чәчнең торышы яхшыра. "Өстәвенә кыяр ашаучылар эч катудан да интекми", - ди табиблар. 

Кыярның тагын бер өстенлеге –  кабыгында файдалы антиоксидантлар булуы. Шуларның берсе – тритерпен дигән антиоксидант яман шешкә каршы тора ала икән. 

фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт