Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Рәнис Гыйләҗетдинов хастаханәдән чыгып, дөнья чемпионы титулын яулады

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, күп кеше аңа бу чарада катнашмавын сораган. Тик ул...

Үткән ялларда Саба районының Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда дөньяның 27 иленнән килгән 200дән артык спортчы көч сынашты. Финалга Чаллы көрәшчесе Рәнис Гыйләҗетдинов та чыкты. Ул Әзербайҗаннан килгән Джамал Фейзиев белән очрашты. 190 кг-лы спортчы белән бил алышып, беренчелекне яулады һәм дөнья чемпионы исеменә лаек булды. 

Сүз уңаеннан, Рәнис Гыйләҗетдиновның шәһәр Сабан туенда көрәшеп, хастаханәдә ятып чыкты. Бу хакта монда яздык. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, күп кеше аңа бу чарада катнашмавын сорады. Тик Рәнис "барырга һәм җиңәргә"'дип үз-үзенә сүз биргән. 

- Бәләкәйдән килгән хыялым - көрәш буенча дөнья чемпионы исемен алу. Тик бу исемгә лаек булу өчен бик озын юл үтәргә туры килде: Муса Җәлил турниры (2022), Татарстан Чемпионаты (2022) , Россия Чемпионаты (2022), Муса Җәлил турниры (2023), аннары тагын Россия Чемпионаты (2023). Аллаһка шөкер, барысын да җиңеп чыктым. Туганнарым, якыннарым каршы килсә дә, ул бит инде бәләкәйдән килгән хыял! Үткән юлыма карап, куйган максатлардан баш тартасым килмәде шул, андый вакытта исәнлек-саулык икенче роль ала, күрәсең, - дип сөйләде безгә Рәнис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев