Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшченең әнисе: «Үзе теләп йөри, без шатланабыз гына»

Яшь көрәшчеләр арасында Кыш Бабай призына ярышлар узды.

54нче гимназиядә Кыш Бабай призына көрәш ярышлары узды. Анда "Виктория" спорт мәктәбенең 2010-2012, 2013-2014 елгы яшүсмерләре катнашты.

Ярышлар бик киеренке барды. «Давай, нәрсә көтәсең?!», «Җиңү синеке булырга тиеш», «Алып ат берне» ише сүзләр ишетелде җанатарлар арасында. Турнирга йөзләгән спортчы җыелды.

"Улым Самир 7 яшьтән көрәш белән шөгыльләнә. Хәзер аңа 11 яшь. 2нче гимназиядә белем ала. Бик ошый, шундый яратып йөри. Тренерыбыз Илгиз Шәмсевәлиев белән дә гел элемтәдә торабыз. Ул медаль-кубокларның исәбе-хисабы юк! Билгеле, Самир ярышларга киткәч, гел дулкынланып, куркып торабыз. Авыр җәрәхәтләр алмасын дип теләп торабыз. Үзенә ошый, монысы иң мөһиме. Аның янып торган күзләрен күрү - ата-ана өчен тагын да күбрәк канәгатьләнү китерә", - дип сөйли Эльза Габдрахманова. 

"Әмир улыбызга 10 яшь. Без Тукай районы Комсомолец поселогында яшибез. Атнасына 3 тапкыр тренировкалар, йөртәбез шулай, бер дә авырсынган юк. Тренер Илнур Хәйбуллинда икенче елын шөгыльләнә. Җәрәхәт тә алды әле менә, тагын дулкынлану кичерәм. Көрәш белән шөгыльләнә башлаганчы тхэквандо белән "янып" йөргән иде. Тик андагы тренерыбыз армиягә китте һәм без яңа түгәрәк эзли башладык. Сабантуйда көрәшчеләрне күрде дә, кызыксынып китте. Үзенә бик ошый", - дип фикерләре белән уртаклашты көрәшче Әмир Фәттаховның әнисе Ландыш ханым.

 

Көрәш режимга өйрәтә, стимул бирә, көрәшеп бала исемен таныта ала, әти-әни өчен дә баласының көрәшче булуы зур горурлык. Көрәш белән шөгыльләнү җаваплы булырга өйрәтә. Баланың холкын, үз-үзен тотышын формалаштыра. Сәламәтлеккә килгәндә, үзеңне физик формада тотарга ярдәм итә, гигиена таләпләрен үтәргә өйрәтә, дип билгеләп үтәләр тренерлар.

Көрәш белән шөгыльләнүче балаларга көн аралаш физик күнегүләр башкарырга кирәк. Чүгәләү, идәнгә ятып кул белән этенү кебек күнегүләрне башкарырга киңәш ителә. Суда йөзү файдалы. Скакалкада сикерү, турникта тартылу да әйбәт. Иң мөһиме – бала хәрәкәтсез тик утырырга тиеш түгел, өйне булса да җыештырсын.

Нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә булды.

 2010-2012 елгы яшүсмерләр

35 килограмм авырлык

1 урын

2 урын

3 урын

Ранил Заһриев

Самир Габдрахманов

Рүзәл Самиков

40 килограмм авырлык

Солтан Заһидуллин

Әмир Язитов

Әмир Зәйнуллин

45 килограмм авырлык

Матвей Тихонов

Салават Вагизов

Әлим Газимәрдәнов

50 килограмм авырлык

Марат Ясәвиев

Илья Горбунов

Эмиль Хәсәнов

50 килограммнан артык авырлыкта

Кәрим Әхмәтшин

Искәндәр Язитов

Нурислам Миргалимов

 

2013-2014 елгы яшүсмерләр

20 килограмм авырлык

1 урын

2 урын

3 урын

Нурислам Миңнеханов

Мәлик Ясавиев

Вилдан Нәзмиев

25 килограмм авырлык

Артур Хорьков

Әмирхан Ризванов

Руслан Кайсин

30 килограмм авырлык

Әмир Фәттахов

Камил Фәтхуллин

Рамазан Юмаев

 35 килограмм авырлык

Ярослав Крупин

Батырша Евграфов

Аяз Фаррахов

40 килограмм авырлык

Нурислам Заһриев

Ислам Хафизов

Самат Газетдинов

40 килограммнан артык авырлыкта

Максим Хөснуллин

Радмир Кашин

Данияр Нуриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев