Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп функцияле үзәк ялсыз эшли

Шәһәребезнең “Минем документлар” хәзер ялсыз эшли

Бүгенге көндә аның ике филиалы бар: беренчесе – Гидротөзүчеләр урамы, 10 йортта (ГЭС 4/2/1,  хезмәт күрсәтү тәрәзәсе - 42) һәм өстәмә офис Тынычлык проспекты буенча 62 йортта (Яңа шәһәр, 3/16, документлар кабул итү һәм бирү буенча 24 тәрәзә каралган) урнашкан. Моннан тыш, үзәк эчендә дәүләт пошлинасы һәм башка түләүләр өчен терминал, “кунак компьютеры” тора. “Кунак компьютеры” аша Бердәм дәүләт хезмәте порталана gosuslugi.ru һәм Республика хезмәтләре порталларына uslugi.tatarstan.ru  кереп, кирәкле хезмәтләрдән файдаланырга була. Шулай ук Күпфункцияле үзәк белгечләре гражданнарга тиз арада электрон Портал аша гаризалар рәсмиләштерергә ярдәм итәләр, бер гозерләрен дә җавапсыз калдырмыйлар.

Күпфункцияле үзәк хезмәтеннән даими файдаланучылар өчен уңайлы эш графигы каралган. Яр Чаллы филиалларының барлык офислары да атна буе, ягъни җиде көн рәттән эшли: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә 8–18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 7–17 сәгатькә, якшәмбедә 08 – 17 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Әлеге сайт аша mfc16.tatarstan.ru,  тиешле хезмәтне сайлап,  үзеңә кирәкле Күпфункцияле үзәккә язылырга була. Быел шулай алдан язылып килгән сигез меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән. Барлык сораулар буенча (843) 222-06-20 номерына шалтыратып мәгълүмат алырга мөмкин. Яр Чаллы буенча ГЭС тагы офисның телефон номеры (8552) 70-20-34 һәм Яңа шәһәрнең Тынычлык проспектындагы офис номеры (8552) 49-35-52. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев