Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Куадыда ачык һавада спорт бәйрәме узды

Авыл халкы ярышларда катнашты, җырлады, биеде

Бүген Тукай районы Куады авылында Сәламәт яшәү көне узды. Сабантуйлар уза торган алма бакчасына авылның олысы-кечесе матур көз көнен файдалы итеп уздырырга җыелды. 

Авыл фельдшеры Миләүшә Фәрдиева бәйрәм башланырга ике сәгать кала биредә иде инде. «Бу авыл халкы бик тырыш, алар белән әллә ниләр эшләргә була», – дип ул мәктәп укучылары белән сәхнәне, мәйданны бизәде. 
Аннары Ильвина Савельева, Зәлия Таҗетдинова, Диана Сюндокова, Язилә Сафина сәхнәдәге зур плакатка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган рәсемнәр ясадылар.

Елга буендагы урында мәчет каршында оешкан мөслимәләр оешмасына йөрүчеләр – Илсөя Хәсәншина, Вәсилә Фәсхиева, Рушания Гыйльмиева, Гөлзада Гыйльфанова, Тәнзилә Хафизова, Фатыйма Таҗетдинова, Гөлүзә Әхмәтшина, Гөлнара Ханова, Лилүзә Гатиятуллина бергәләп кунакларга һәм ярышларда катнашкан балаларга чәй өстәле әзерләделәр. Казанда ботка пешерделәр. Үлән чәе, карабодай боткасы сафа һавада аеруча тәмле булды. Газетабызның дусты Тәнзилә Хафизова тәмле итеп коймак пешереп килгән. «Шәһри Чаллы»ны көтеп алып укыйбыз. Әни сканвордларның җавабын бирсеннәр иде», – дип редакция коллективына теләген дә җиткерде. 

Спорт бәйрәме мулла Фәнир Хәсәншинның вәгазе белән башланып китте. Ул Мәүлид ае турында сөйләде. Авылдашларын рухи һәм физик яктан сәламәт булырга чакырды. 

Авыл соңгы елларда үсә, төзекләнә. Куады авылы җирлеге башлыгы, җирле совет депутаты Рөстәм Сәхәбиев авыл кешеләре һәм дуслары белән Куадыны матурлау буенча җиң сызганып эшли икән. Совет заманындагы алма бакчасын яңадан торгызу эшенә алынган алар.  «Батырлар алееясы» булдырганнар. Буа ясап, балыклар, кыслалар җибәргәннәр. «Авыл халкы актив, тырыш. Төрле чаралар уздырырга Петр Олокин, Михаил Богачев, Сергей Люлюкин, Илдар Шаяхмәтов, Рәмис Гатин, Гали Гайсин кебек дусларыбыз ярдәм итә. Без бу эшләрнең барысын да балаларыбыз өчен эшлибез. Авылыбыз үссен, матур, чиста һәм төзек булсын», – диде Рөстәм Сәхәбиев.

Куадылар фельдшердан да уңдылар. Бу спорт чарасын оештыручы – фельдшер Миләүшә Фәрдиева. «Ул тәмле теле, дарулар белән генә дәваламый. Безне сәламәт яшәү рәвешенә дә өнди. Без скандинавия таяклары тотып та, велосипедта да йөрибез. Миләүшә вакытыбызны бушка уздырттырмый. Берүк озак еллар безнең авылда эшләсен генә», – диләр Куады авылы кешеләре. 

Спорт бәйрәмен, газетабызның дусты, танылган журналист Резидә Ганиева алып барды. «Бәйрәм бик матур җирдә уза. Халыкның тырыш икәне күренеп тора. Бергәләшеп нинди матур бәйрәм оештырганнар. Миләүшә кебек актив кешеләр булса, авылларыбыз яши инде», – диде ул. 

42 ел укытучы булып эшләгән Роза Ахунова дару үләннәреннән күргәзмә ясаган. Ул барбарис, гөлбадран, гөлҗимеш һәм башка дару үләннәре турында халыкка мәгълүмат бирде, Аңа кушылып «Мәтрүшкәләр» җырын бөтен кеше җырлады. 

Инструкторлар Илдан Габдуллин белән Алексей Муригин балалар өчен төрле уеннар оештырдылар, мастер-класслар күрсәттеләр. 

Резидә Ганиева ачык микрофон игълан иткәч, балалар бер-берсен алыштырып шигырләр сөйләделәр. Ассель Могыйнова русча сөйләсә, 4 яшьлек Әмирхан Ахунов Тукайга ияреп үзе чыгарган шигырен сөйләде. Кунаклар аны шулкадәр ошаттылар ки, Әмирханга шигырен ике тапкыр сөйләргә туры килде. Ул спорт бәйрәменең иң яшь ктаншаучысы иде. 86 яшьлек Миңнегаян Сәхәбетдинова – исә чараның иң өлкән катнашучысы. «Озак яшәүнең сере – сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Хәрәкәт», – диде ул. 

Спорт бәйрәме Миләүшә Фәрдиева башкаруындагы Куады авылы гимны белән тәмамланды. Соңыннан балалар һәм өлкәннәр саф һавада ботка ашап, дару үләннәреннән файдалы чәй эчтеләр. Теләгән кешеләр 1980 елларда яңгыраган музыкага кушылып биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең авылда шулай сәламәтлек саклау фельдшер Миләүшә Фәрдиева