Безнең авылда шулай тег белән яңалыклар
-
Куадыда ачык һавада спорт бәйрәме узды
Авыл халкы ярышларда катнашты, җырлады, биеде
-
«Ул бөтен Калмашны туганлаштырды...»
Авыл халкы Рәис Зыятдиновка рәхмәтләр укый.
-
Күзкәйдә – мәрхәмәтле балалар
Тукай районының Күзкәй авылы мәчете каршында быелгы җәйдә ике ай буе «Мәрхәмәтле балалар» курсы эшләде.
-
Бәбкәле, кәҗәле балачак
Ул су буйларыннан кайтмый идек тә бит. Иң элек иртән торып үрдәкләрне җыеп төшеп китә идем. Бер кулда аларның ашамлыклары. Хәтерләсәгез тактадан ясалган озыыын саплы савыт була иде бит, шуның белән. Икенче кулда төшә - төшә аяклары арыган үрдәкләр. Аларны чиратлашып күтәрәм.
-
Төзәлерме икән синең яраң, туган авылым?!
Берничә көн яуган яңгыр суларын җыеп куйдым. Үз йортыбыз белән торабыз югыйсә, скважинабыз да бар. Суга кытлык юк. Мин туып-үскән Тауасты Байлардагы сыман түгел. Авылдашларыма теләктәшлек белдерәсе килүме, су проблемасы канга сеңгәнме?! Чистайга кияүгә чыккач, андагыларның яңгыр суын җыймауларына аптырый идем мин. Исемдә: яңгырда чылана-чылана өй кыегыннан аккан суга чиләкләр тезәм. Алар исә юешләнгән тузан-туфракка батып, пычранып бетә. Кайвакыт шул чиләкне юарлык та су җыелмый. Дөрес анда да эссе коры җәйләрдә бераз суга тилмерәләр. Авыл уртасында Балтай чишмәләре бар. Аның суы да бик тәмле. Авылнын тарихы да шул чишмәдән башланган диләр. Коелары да шактый.
-
Чебенлеләр очрашты. Тукай районы Боерган авылында күркәм чара узды
Басмабыз битләрендә әле күптән түгел генә урын алган “Безнең авылда шулай” рубрикасын газета укучыларыбыз бик җылы кабул итте. Редакциябезгә якын-тирә җирлекләрдән берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле хатлар килә башлады. Бүген сезгә аларның чираттагыларын тәкъдим итәргә булдык. Бу юлы Тукай районының Чебенле авылыннан чыккан талантлы милләттәшләребез белән танышырбыз, алар белән хәтер көненә кайтып килербез. Шулай ук редакциябезнең дусты Гөлфирә ханым Зиннурованың да туган авылына бәйле хатирәләрен барларбыз.