Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кунакка килеп җитә алмады шул бәгырькәем… Әзерләгән ризыкларымны авыз итә алмады. (Легендар Хәния Фәрхи истәлегенә)

Берзаман телефон шалтырады. “Тагын адресны оныттыңмыни инде?”- дип трубкага сөйли башладым. Ә анда Хәниянең телефоныннан Фирүзә: “Хәния апа үлде”, - дип елый.

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең кинәт кенә вафат булуына 27 июльдә 4 ел тула. Балалары, туганнары, дуслары бу хәл белән һаман да килешә алмый. Газетабызда “Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр” сәхифәсен башлагач, татарлар гомер иткән төрле төбәкләрдә яшәүчеләр телефон, социаль челтәрләр аша Хәния ханым турындагы хатирәләре белән уртаклашалар. Бүген укучыларыбызга Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Гөлшат Мөбәрәкованың истәлекләрен тәкъдим итәбез. Хәния апа аны җан дустым, ахирәтем,  “братым” дип йөртә иде. Ул яраткан җырчыбызга авыр вакытларында таяныч булды.   

- Безнең Хәния белән танышуыбыз 1990 еллар башында ук булды. Мин Тәтешле егетенә - Хәниянең классташына кияүгә чыктым. Агыйдел шәһәрендә яши идек. Җырчының әле беренче концертларын куеп йөргән вакыты.  Кыз чактагы Халидуллина фамилиясе белән чыгыш ясый. Рифкат Сәйфетдинов җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамбле белән Мәскәүдән безгә концерт белән килделәр. Тормыш иптәшем Хәнияне күрде дә: “Бу бит безнең Хәния”, - диде. Концерт караганнан соң, аны үзебезгә алып кайтып, кунак иттек. Шуннан соң  безнең якларга килгәндә, Хәния туры безгә туктала торган булды. Менә шулай тормышымдагы иң якын, аерылмас дустым барлыкка килде минем. Кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып, гомер буе бер-беребезгә таяныч булып яшәдек.

Безнең дуслык бик рәхәт булды. Хәния беркайчан да кеше сөйләмәде. Безнең, дус кызларының, артистлар тормышы турында беләсе килә бит инде. Тегесе турында сорап карыйбыз, монысы турында. Ник бер сүз әйтсен…

Хәния беркайчан да үзен аямады. Энесе Нурислам бик яшьли, үкенечле үлеп киткәч, Хәния кара кайгыларга батып йөрде. Шул хәлендә дә концертлар белән йөрергә җыена бу. “Кайтма, Хәния, бу халәтеңдә нинди концерт”, - дим. “И, Гөлшат, үз хәлем авыр да соң, төркемем Яңа ел алдыннан бер тиен акчасыз кала бит. Аларның күзләренә ничек карармын?” - диде шунда. Гел шулай иң беренче чиратта төркеме, коллективы, туганнары, балалары, кода-кодагыйлары, дуслары өчен борчылды. Берсендә бөтен акчасын төркемендәге ир-атларга биреп бетерде, үзенә Казанга кайтырлык та акчасы калмады... Аның өчен кеше мәнфәгате һәрвакыт беренче урында булды.

Без аның белән бергә тәмле итеп ризыклар әзерли идек. Бер тапкыр бездә “Дуслык җыры” фестивале узды. Анда Хәния жюрида эшләде. Концерт беткәч, Нефтекама базарыннан каз алдык. Икенче көнне Хәния шул казны кыздырып, бәйгедә катнашкан барлык артистларны чакырып сыйлады. Күңеле киң иде инде. Кулыннан килсә, бөтен кешегә ярдәм итәр, бөтен дөньяны сыйдырыр иде үзенә.

Берсендә Хәния белән Яңа елны юлда каршы алдык. Агыйдел шәһәре хакимият башлыгы Флера Кәбирова безне үзләренә бәйрәмгә чакырды. Нефтекамадан Агыйделгә китеп барабыз, мин рульдә. Юл уртасында машинабыз ватылып калмасынмы?! И, торабыз нишләргә белми аптырап. Яныбыздан ник бер машина үтсен... Бик матур кич иде ул, күбәләктәй кар ява. Безнең икебезнең дә ялгыз вакытыбыз. Моңсу булып китте. 

Тибрәндереп ап ак кар ява,

Яңа елның яңа карлары.

Яңа елда, эх булса иде,

Яннарыңда сөйгән ярларың, 

- дип җырлап, ватык машинада Яңа елны каршы алдык. Соңыннан, бер машина очрап, безне Агыйделгә кадәр тарттырып алып барып куйды. Безнең Башкортстанда Яңа елны ике тапкыр каршылыйлар. Төнге 12дә - татарча, 2дә - башкортча. Шул сәгать икедәгесенә өлгердек инде. 

1994 елда мин бик каты юл-транспорт һәлакәтенә юлыктым. Хәниягә әйтеп тормадым. Ул вакытта телефоннар да юк. Шунда гына арабыз бераз өзелеп торды. Уфада хастаханәдә яткан вакытым, бөтен җирем сызлый. Абыем кереп, Хәниянең монда концерт белән килгәнен хәбәр итте. Шул хәтле сагынган идем дустымны: шәфкать туташыннан лидокаин кадаттым да, киттек концертка. Хәниянең мине күреп һушы китте: “Югалттым бит мин сине, дустым”, - ди. Хәлләребезне сорашкач: “Әйдәле, мин сиңа бер сюрприз күрсәтәм”, - дип, мине сәхнә артына чакырды. Үзенең күзләре яна, бәхете чиктән ашканлыгы сизелеп тора. Керсәм, анда кап-кара мыеклы, бер чибәр егет утыра. “Менә бу егет тиздән синең җизнәң булачак, декабрьдә туебыз”,- ди. Мине Габделхәй белән таныштыруы шулай булды. 

Хәниянең Габделхәйгә кияүгә чыкканына нык шатландым. Кеше теләсә нәрсә сөйләсен, тик мин якыннан аралашкан, җан серләрен бүлешкән дусты буларак әйтәм: Хәния бәхетле хатын булды. Габделхәе нык терәк булды аңа. Әйткәнемчә, концертлар белән килгәч, һәрвакыт миндә тукталдылар. Габделхәй аның сәхнә киемнәрен үтүкли, пөхтәләп әзерләп куя иде. Хәния исә, чәчләрен ясап, үзен карый, матурлана. Ире концерт вакытында сәхнә артында туфлиләренә кадәр алыштыра, чәй, кофе ясап эчертә. Кадерләп кенә йөртте ул Хәниякәебезне.

Габделхәй - гаилә җанлы кеше. Хатын-кыз, ир-ат эше дип тормый, бер карыйсың, тузан суырткыч күтәреп чыга, икенче карыйсың, инде аш бүлмәсендә кайнаша. Концертлардан соң Хәнияне борчымый, бөтен йорт эшләрен үз өстенә алып, хатынын ял иттерә иде. 

Еллар узган саен, дуслыгыбыз ныгыды гына. Минем әти-әнием күптән вафат. Берсендә Хәния гастрольләре вакытында миңа шалтырата: “Гөлшат, икебезгә бер әни, очып кына кайтып кил әле янына, зинһар, үземнең мөмкинлегем юк бит”, - ди. 

Фәния апа янына хәзер дә кайтып йөрергә тырышам. Хәния вафат булгач, аның турында басылган барлык язмаларны кисеп алып, аңа багышланган шигырьләрне чыгарып алып кайткан идем. Фәния апаның сабырлыгына сокланып туймассың. Ул - 4  газиз баласын югалткан ана. Хәниям белән икебезнең уртак әниебезне  Аллаһ ярдәменнән ташламасын, сәламәтлектән аермасын инде.  

Хәния туган ягын өзелеп яратты. Ялы вакытында да чит илгә түгел, ашкынып Тәтешлесенә кайта иде. Соңгы тапкыр күрешә алмый калуыбыз гына, үкенечкә калды. 

Ул көнне Тәтешлегә кайтканчы, ул миңа керергә тиеш иде. “Поезд белән кайтам, брат”, - ди. “Юләрләнмә, өч машинагыз бар, ниемә сиңа поезд?”- дим. “Яшьлекне искә алып, поезд белән кайтасым килә. Матур зәңгәр күлмәк кигән кызны кем каршы алыр икән?”- ди. Мин шул көнне, үч иткән кебек, эштән китә алмадым. Аны сеңлесе Фирүзә каршы алды. Миңа Тәтешледән кире Казанга китешли кереп чыгарга сүз бирде. 2017 елның 27 июле пәнҗешәмбе көн. Төш вакытларына Хәнияләр килеп җитәргә тиеш. Ул балык, кәбестәдән әзерләнгән ризыкларны бик ярата иде. Иртән торып табын әзерләдем дә: “Машинага утыру белән эндәш, ашымны өлгертәм”, - дип шалтыраттым. Ул: “Мунча керәбез дә, китәбез”, - дип хәбәр итте. Тәтешле белән Нефтекамск арасы бер сәгатьлек юл. Болар юк та, юк. Берзаман телефон шалтырады. “Тагын адресны оныттыңмыни инде?”- дип трубкага сөйли башладым. Ә анда Хәниянең телефоныннан Фирүзә: “Хәния апа үлде”, - дип елый. Кунакка килеп җитә алмады шул бәгырькәем… Әзерләгән ризыкларымны авыз итә алмады.

Балаларына бик авыр. Мөмкинлегемнән чыгып, аларга таяныч булырга тырышам. Алсуның бәбие тугач, моңаймасын, азрак онытылып торсын дип,  аларны бала тудыру йортыннан каршы алырга бардым.  Шактый гына яннарында торып, булышып кайтып киттем.

Мин Казанга килгәч, Габделхәй белән туры зиратка барабыз. Каберләрен чистартып, ташына тузан бөртеге дә тидермичә карап тора. Гел Хәнияне сөйли, күзеннән яше кипкәне юк аның.

Үзем дә Хәниянең юклыгына һич ышана алмыйм. Аны уйламаган бер көнем юк. Төшләремә керә: концертларга әзерләнә, матур итеп чыгышлар ясый. Урыны җәннәттәдер дип тынычланырга тырышам инде.

2019 елның көзендә Нефтекамскида Хәния истәлегенә композитор, җырчы Зифа Нагаева һәм “Хит кавер”  вокал инструменталь ансамбле җитәкчесе Альбина Хәйретдинова ярдәме белән концерт оештырган идем. Зал шыгрым тулы булды. Фирүзә Ибәтуллина, Илдар Мөбәраковның чыгышын тамашачы җылы кабул итте. Хәниябезне халык бик ярата  иде. Җырларына тугры калган тамашачылар искә алу концертларына һәрвакыт зал тутырып килә. Без, дуслары, үзебез исән вакытта онытмыйбыз да, оныттырмыйбыз да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев