22 июль 2021 яңалыклары
-
Лениногорскта иске бинада урнашкан сәүдә үзәге янып бетте. Чаллыда да иске биналар күп бит...
Лениногорскта тагын шул 20 июль көнне тулаемы белән сәүдә үзәге янып бетә. 900 кв.м. мәйданны биләп торган бинаның иң беренче түбәсе яна башлый.
-
Лениногорск шәһәрендә урнашкан спорт комплекска көчле җил 600 мең сумлык зыян салган
20 июль көнне көчле давыллы җил Лениногорск шәһәренең “Юность” спорт комплексы түбәсен алып атты.
-
Кайсысы беренче булыр соң: Чаллымы яисә Лениногорскмы? (+фотолар)
20 июль көне бу ике шәһәр өчен аеруча да “истәлекле” булып калачак.
-
Германияне су баса
Германиянең көнбатышында су басу аркасында һәлак булучылар саны 156 булган. Бу хакта Кобленц полициясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
-
Ашказанында - ручка
Уфаның 21 нче клиник хастаханәсендә эндоскопист табиблар бер ир-атның ашказанында шариклы ручка тапкан.
-
Шифаханәне проектлау башланды
Чаллыда 5нче шәһәр шифаханәсенең яңа бинасын проектлау эшләре башланды.
-
“Клон” йолдызының гомере өчен көрәшәләр
Бразилиядә 52 яшьлек актер Лусиано Шафир гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Ул коронавирус инфекциясен бик авыр кичерә.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #32/ "Щ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Ата-аналарга киңәшләр: баланы тәрәзәдән егылып төшүдән ничек сакларга?
Җәйнең икенче ае дәвам итә, һәм, кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлем куркынычы белән янавын оныталар. Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлеменең төп сәбәпләреннән берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Ел саен биеклектән егылудан бик күп балаларның гомерләре өзелә.
-
Иң кечкенәләр өчен төркемнәр ачыла
«Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төркемнәрне үзгәртү» программасы кысаларында 7, 14, 18, 26, 29, 40, 49, 60, 68, 74, 80, 82, 83, 92 санлы балалар бакчаларында иң кечкенәләр өчен төркемнәр барлыкка киләчәк.
-
Бакча мөдире вазифаларын үтәмәгән
Азнакайдагы балалар бакчасы мөдире 2016 елда укытучы-логопедка өлкән тәрбияче вазифаларын йөкләгән. 2016-2018 елларда балалар бакчасы җитәкчелеге таләбе буенча логопед өлкән тәрбияченең хезмәт хакын мөдиргә тапшырып барган, әмма үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәмәгән. Тулаем алганда, ул 240 мең сум акча биргән.
-
Прокуратура контрольгә алган
Күптән түгел шәһәрдә коточкыч хәл булды. 58нче бистә йортларының ишегалларының берсендә ике кыз таган атына. Аннары балаларның олырагы таганнан сикереп төшә, утырып калган нәни кыз егыла. Моны күреп торган ир-атның ачуы чыга һәм ул сикереп төшкән кызны кабат таганга утырта. Аннары кисәк кенә таганны җибәрә һәм кыз баланың бите таган тактасына бәрелә.
-
Чаллыда яңа матур клумбалар барлыкка киләчәк
«Энергетик» мәдәният сарае янында һәм Студентлар урамы тукталышында Ватан - ана мемориаль комплексы янында яңа композицияләр барлыкка киләчәк. Алар аеру полосасында тирә-юньне бизәү өчен урнашачак.
-
Рената Шагалиева: «Татарча язылган открыткалар булырга тиеш!»
Рөстәм Миңнеханов бизнес-оешмалар белән очрашканда, Чаллыдан 16 яшьлек Рената Шагалиева үзенең бизнесы турында сөйләп барыбызны да шаккатырды. Ул открыткалар сату эшеннән 120 мең сумга якын керем алган. Рената моңа «Эшмәкәрлек фабрикасы»нда укыганда ирешкән.
-
Чаллы укучылары үзләрен яңа эштә сыныйлар
Июнь аенда Чаллыда җәйге каникуллар вакытында 1120 бала эшкә урнаштырылган, июль аенда - 996 бала. Август аена план буенча 600 урын резервланган инде.