Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Куркынычсызлык лабораториясе» балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтәчәк

Комплексны Түбән Кама районындагы балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгенә тапшырдылар.

Бүген «Куркынычсызлык лабораториясе» комплексын Татарстанның Түбән Кама районы «Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенә тапшырдылар. Ул республика буенча йөриячәк һәм 17 яшькә кадәрге балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтәчәк.

"Монда (“Куркынычсызлык лабораториясе“ ндә) барлык юл ситуацияләре өчен җиһазлар тәкъдим ителгән. Балалар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар сыйфатында юлга барганда, юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен белергә тиеш. Әлеге җиһазлар ярдәмендә балалар теоретик әзерлек алачак, аннан соң юлга чыгачак», – дип сөйләде ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.

«Татарстанда инде график төзелә, аның буенча комплекс хәрәкәт итәчәк. Барлык районнар да аларга килү өчен языла ала. Якындагы ярты елда ТР өч районына бару каралган", - дип өстәде Кульбицкая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X