Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлеге урамнарны урап узуыгыз яхшы! Чаллыда юлларны яңарталар.

"Шәһәрдәшләребез бик актив, алар безгә проблемалары урыннарны күрсәтеп торалар, без, үз чиратыбызда, аларны укыйбыз, күрәбез һәм башкарабыз", – ди урындагы җитәкчеләр.

Бүген журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитете җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев Чаллыда юллар ремонты хакында сөйләде.

Былтыр яңартыла башлаган Мәләкәс аръягындагы Гостев урамындагы күпер төзелеше инде 63 процентка әзер. 
–  2021 елда әлеге объектка 400 млн сум акча бүлеп бирелсә, быел әлеге сумма 686 млн сумны тәшкил итә . Эшләр 10 октябрьгә кадәр тәмамланачак. Юл һәр юнәлештә ике полосага кадәр киңәйтеләчәк, ике яктан да тротуарлар булачак. Эшләр график буенча бара, – диде Зуев. 

Елның тагын бер эре проекты – Халыклар дуслыгы проспекты буенча, Тынычлык проспектыннан алып Чулман проспектына кадәр участокны ремонтлау. Бу объектка 248 млн сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта ул 30 процентка әзер. Контракт буенча эшләр 30 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. 

Машиналар йөри торган өлеше һәр юнәлештә өч полосага кадәр киңәйтеләчәк, 31 нче микрорайон ягыннан проспект буйлап тротуар да барлыкка киләчәк. Сөембикә проспекты белән киселешкән урында боҗра булачак. 

Моннан тыш «Хайер» Корпорациясе урамында да ремонт эшләре бара. объектның әзерлеге – 16 процент. Аның эшләре 24 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Урам һәр юнәлештә ике полосага кадәр киңәйтеләчәк, анда бүлү полосасы ясау һәм тышкы яктылыкны төзекләндерү күздә тотыла.

Быел шулай ук Шамил Усманов урамының Халыклар Дуслыгыннан Академик Королев урамына кадәрге участогы да төзекләндереләчәк. Бу эшләргә 100 млн сум акча каралган. Биредә машина кую урыннары да барлыкка киләчәк.  
Төп проспект һәм урамнардан тыш социаль объектларга керү юлларын, кварталара юлларны, тротуарларны, «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтенә керү юлларын да ремонтлаячаклар. 

Болардан тыш, чокыр-чакырларны ямау эше дә дәвам итә. Ул 1нче мартта башланган иде. 
– Бүгенге көндә 12,5 мең квадрат метр мәйданда эшләр башкарылган. Беренче чиратта «Халык контроле»нә килгән гаризалар карала. Шәһәрдәшләребез бик актив, алар безгә проблемалары урыннарны күрсәтеп торалар, без, үз чиратыбызда, аларны укыйбыз, күрәбез һәм башкарабыз, – диде Илья Зуев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев