Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Линар Белый: “Яшь җырчыларга йолдыз булып кабынуы бик кыен”

Шушы араларда гына татар һәм башкорт эстрадасында бик талантлы бер җырчы егет күренә башлады. Тавышы бик үзенчәлекле аның. Һәр җырын татарча да, башкортчада җиренә җиткереп башкара. Үзе яшь булуына да карамастан ул өлкәннәрне үзенең затлы җырлары белән моңландыра, яшьләрне дәртле җырлары белән рухландыра. Әйе, сүзем Линар Белый турында. Яшь өметле җырчы белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Линар, газета укучыларыбызны үзең белән таныштыр әле?
-Минем биографиямдә әллә ни ис китәрлек кызык вакыйгалар юк. Мин гап-гади башкорт егете. Тумышым белән мин Башкортстанның Күгәрчен районыннан. Күп кенә җырчылар кебек кечкенәдән музыкага гашыйк булып үстем, мәктәптә укыган вакытта ук җырлар иҗат итә идем инде. Ләкин ул вакытта мин аны үзем өчен, күңелем өчен генә яза идем. Бераз соңрак, үземнең сәхнәгә тартылуымны аңлагач, мин инде ул җырларны тамашачыларга да ишеттерә башладым.
-Белүебезчә, синең фамилияң Вәлиев, ә “Белый” кушаматы каян килеп чыкты?
-Дөресен генә әйткәндә, татар һәм башкорт эстрадасында Вәлиев фамилияле җырчылар җитәрлек. Алар күбесе танырлырга, халык мәхәббәтен яуларга өлгергәннән инде. Ә мин, яңа җырчы буларак, шул Вәлиевлар арасында буталып калмас өчен, үземә кушамат алырга кирәк дигән фикергә килдем. “Ә Белый” ны мин үземнең бүгенге торышыма туры китереп сайладым дисәм дә була. Беренчедән, мин сәхнәгә тәүге генә адымнарымны атлап килүче җырчы. Икенчедән, мин 3 телдә җырлыйм. Шуңа бәйле рәвештә, эстрадага ниндидер яңалык алып килергә омтылам. Ә яңалык- ул үзе шул аклык.
- Димәк, син татар һәм башкорт җырлары белән генә чикләнеп калмыйсың?
-Әйе, мин әле урыс телендә дә җырлар иҗат итәм, башкарам. Ләкин татар белән башкорт теле үземнең күңелемә якын булганга күрәдер инде, төп акцентны, әлбәттә, аларга бирәм. Ләкин рус эстрадасына да якын буласы килә. Анда да үрнәк алырдай җырчылар бик күп. Язмыш бит бездән “нәрсә эшлим” дип сорап тормый, үзе ничек кирәк санаса шулай эшли. Шуңа күрә, аның һәрбер моментына әзер булып торырга кирәк. Кем белә бит, бәлки язмыш җилләре рус эстрадасына да илтеп ташлар дип әйтүем. Алга китеп кенә әйтәм, мин чит телләрен дә бик теләп өйрәнәм, башка телләрдә җырлар иҗат итү теләге бар, ләкин моның турында алдан ук кычкырып сөйләү урынлы булмас.
-Линар, татар һәм башкорт телләре күңелемә якын дисең, шулай да, кайсысын үзеңнең туган телең дип саныйсың?
- Әйткәнемчә, мин үзем башкортстанда туып үскән егет. Кечкенәдән радиодан башкорт җырларын тыңлап, аларга кушылып җырлап, шуларга ошатып көйләр иҗат итеп үстем. Ләкин алар миңа икесе дә бик якын, чөнки минем әнием-башкорт, әтием чып-чын татар.
-Яңа җырчы буларак, үзеңне эстрадага яңалык китердем дип саныйсыңмы?
-Шуның өстендә эшлим дип әйтер идем. Гомумән, безнең халык яңалык ярата бит, яңалык булмаса, синең кем икәнеңне дә шунда ук оныталар. Ә иң мөһиме: җырлыйм мин йөрәктән, дәрт бирәм моң белән, чыгыш ясыйм күңел белән!
-Сольный концертларың белән әле беренче ел гына йөрисеңме?
-Әйе, Аллаһка тапшырып быел беренче тапкыр сольный концертлар белән йөри башладык. Бик озак килдем мин моңа. Чөнки, беренчедән, профессионал команда тупларга кирәк. Шулай ук, аларның профессионал белән берлектә, тугры дус була алулары да мөһим. Команда тупланып беткәч, бик озак әзерләндек, һәрбер җырны, һәрбер биюне, чыгышны җентекләп, җиренә җиткереп эшләргә тырыштык. Ничек килеп чыккандыр халык әйтер.
-Яшь җырчыларга йолдыз булып кабынырга, халык мәхәббәтен яуларга кыен түгелме?
-Дересен генә әйткәндә, бик кыен! Беренчедән, һәрбер тамашачының үзенең яраткан артисты бар. Алар яшь җырчыларның башка, яңа стильдә иҗат итүен кабул итә алмыйлар, башка тәҗрибәлерәк җырчылар белән чагыштыра башлыйлар. Икенчедән, халык мәхәббәтен яулар өчен аны һәрвакыт шаккатырып торырга кирәк бит. Ә бу бик җиңелләрдән түгел. Шулай да, бүгенге көндә минем үз тамашачым бар дип әйтә алам. Мин моңа бик шат.
-Линар, сәхнәдә, җырчылар арасында "Отцы и дети" проблемасы бармы? Гомумән, өлкән буын сезгә ярдәм итәме яисә киресенчә сәхнәдәге урыны белән бүлешергә теләмиме?
-Әлеге проблема кайда да бар инде ул. Тормышта да, сәхнәдә дә, гади генә кибеттә дә. Ә аларның яшьләргә карата нинди мөнәсәбәттә булулары кешенең үзеннән тора бит. Акыллы, төпле фикерлеләре урыннары белән бүлешеп кенә калмый, ә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Кайберләре аяк терәп каршы тора, кемнеңдер аннан яхшырак була алуы белән килешә алмый. Шуннан соң китә тавыш, китә көрәш, ә иң мөһиме барысы да үзен хаклы дип саный.
-Тамашачы сине кайда күбрәк үз итә Татарстандамы, Башкортстандамы?
- Татарстанны бик яратсам да, монда мине танып бетермиләр әле. Күпләр радиолардан ишеткән 1-2 җыр аша гына белә. Бары тик шул сәбәпле генә, хәзерге вакытта күбрәк Башкортстанда үз итәләр.

Җавапларың өчен рәхмәт, Линар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев