Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйсән Үтәшева бөек язучыларга багышланган үзенчәлекле кием-салым бренды ачкан

Ләйсән Үтәшева ире Павел Воля белән үзенең кием брендын булдырган.

Яңа коллекция “Бөекләр һәм Сөеклеләр” дип атала. Ул урыс әдәбияты классигы Лев Толстой һәм атаклы урыс футуристы Владимир Маяковскийга багышланган.
Коллекция хатын-кызлар һәм ир-атлар свитшотыннан, футболка, чалбар һәм спорт костюмнарыннан тора. Киемнәрдә Толстой һәм Маяковскийның портретлары, аларның күренекле әйтемнәре сурәтләнгән.
Гаилә киләчәктә башка язучылар һәм шагыйрьләр дизайны белән дә коллекция чыгарырга планлаштыра. Әмма Ләйсән һәм Павелның иҗатын сөючеләргә бу коллекция бик ошап бетми, чөнки ул караңгы төсләрдә була. Бәя ягыннан да бик кыйммәт. Мәсәлән: спорт костюмы – 10690 сум, свитшот – 6690 сум, ә футболка 3690 сумга төшә. Шуңа күпләр аны сатып алудан баш тарта. Әмма Павел Воля сыйфатлы кием берничек тә арзан була алмый дип саный.

 

http://maydan.tatar/35009-2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев