Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

М12- иң масштаблы проект

6 сәгать эчендә Казан белән Мәскәү арасын үтеп булачак

Дүрт елдан соң Мәскәүдән Казанга кадәр алты сәгатьттә барып җитеп булачак.

Бүген бу Россиядә иң масштаблы юл проекты.

М-12 Мәскәү-Казан трассасы проекты 2024 елга кадәр Россиянең магистраль инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына кертелгән һәм 8,5 мең километр озынлыктагы «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының бер өлеше булып тора. Ул Кытай Шанхайдан Алман Гамбургына кадәр сузылачак.

Мондый масштаблы проектлар-икътисади кризисларны җиңү өчен киртәсез чара, хезмәт күрсәтүләргә, эшче кулларга, техникага ихтыяҗ тудыра. Ә тагын юл ул узачак төбәкләр өчен үсеш драйверы булачак. Татарстан бу схемага логик һәм географик яктан туры килде. Экспертлар МТМ проектын тормышка ашырганнан соң иң зур социаль-икътисади нәтиҗәне безнең республика, шулай ук Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре алачак, дип раслый.

«Автодор» дәүләт компаниясе матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру йөкләнгән трассада беренче техник категория биреләчәк. Димәк, М-12дә һәр юнәлештә хәрәкәт итү өчен ике полосадан да ким булмаячак, бөтен озынлыкта яктырту һәм сәгатенә 130 чакрымга кадәр максималь тизлек булачак. Автомобильләрнең каршы агымнары бүленәчәк, ә кисешүләр, борылмалар, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннары бер дәрәҗәдә булмаячак. Проектлаучылар фикеренчә, бу трассада юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын кимендә 3,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев