Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Май бәйрәмнәрендә һава торышының нинди буласын хәбәр иттеләр

Температура нормадан 2-4 градуска югары булачак.

Май бәйрәмнәрендә Россиянең урта өлешендә җылы һава торышы көтелә, дип белдерде «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. 

Ул ачыклык керткәнчә, монда Россиянең урта өлеше хакында сүз бара. Биредә һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, бу исә «бакчаларда эшләргә мөмкинлек бирәчәк».

Гисметео сайты фаразлары буенча, Чаллыда да майның дәвамында һава торышы тотрыклы булачак. Температура +15...+18 градусны тәшкил итәчәк. 

Шул ук вакытта, метеоролог төньякта әлегә җылы көннәр көтелмәвен әйтте. Россиянең көньягында исә (анда хәзер дә температура нормадан алты градуска югары) мондый һава торышы бәйрәмнәрдә дә сакланачак, диелә хәбәрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы