Мәләкәс аръягында кайнар су бирелде
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында кайнар су бирелде

Җылылык челтәрләрен гидравлик сынау дәвам итә.

Мәләкәс аръягында кайнар су вакытыннан иртәрәк бирелде. «۫Мәләкәс аръягындагы йортлар һәм объектларга ике көннән соң, 30 майда кайнар су бирелде», – дип хәбәр итте «Татэнерго» филиалы АҖ «Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе.

Опрессовкалау вакытында җылылык челтәрләрендә 9 урында төзексезлек ачыкланган. Аның өчесе төзәтелгән.

Хәзер Чаллының ГЭС, Сидоровка, ЗЯБ бистәләрендә яшәүчеләр, социаль-мәдәни объектлар, сәнәгать предприятиеләре ике атнага кайнар сусыз калды. Ремонт эшләре ял көннәрендә дә дәвам итә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


торак-коммуналь хуҗалык кайнар су

Нет комментариев