Мәләкәс аръягына яңа автобус җибәрәләр
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягына яңа автобус җибәрәләр

Ул 10-15 минут саен йөриячәк.

11 марттан Мәләкәс аръягына 6нчы санлы автобус йөри башлаячак. Бу хакта Чаллының транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Максим Парамонов хәбәр итте. 

- Автобус схемасы билгеле. Ул Мәләкәс аръягында һәм ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр өчен уңайлы итеп төзелде. Пассажирларга Сидоровка бистәсенә бару өчен ике автобус алыштырырга кирәк түгел. Җәмәгать транспорты 10-15 минут саен йөриячәк, - дип сөйләде Максим Парамонов. 

Исегезгә төшерәбез, бер ай элек Мәләкәс аръягына 26нчы маршрут җибәргән иделәр. Эксперимент 1 ай барды. Нәтиҗәсе булмады. Бу хакта тулырак моннан укый аласыз. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җәмәгать транспорты бушлай транспорт автобус трамвай маршрут

Нет комментариев