Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Малайлар чит планета кешесе кебек иде...”

Хатын-кыз — ил тоткасы, дибез. Аның ана булуы, гаилә учагын саклавы һәм башка бихисап изге бурычларын намус белән үтәве тотып тора илне. Әмма, республикада һәр икенче гаиләнең таркалуын исәпкә алсак, барыбыз да үтиме икән бу бурычны, дигән сорау туа. Үз гаиләсен саклап кала алмаган, ялгызлыктан котылыр өчен икенче бер гаиләне таркатып ирле булган хатыннар еш очрый. Ә ничек сакларга ул гаиләне? Балаларны, күңелләрен җәрәхәтләмичә, әти-әниле – пар канатлы итеп ничек үстерергә соң?

Башкалада яшәүче Фируза – бер балалы кырык яшьләрдәге хатын. Кызының әтисе белән аерылышкан, башкача гаилә кормаган. Үзе кебек ялгыз аналар армиясен тулыландырган гап-гади хатын, диярсез. Әмма аның язмыш китабында үзенчәлекле битләр дә бар. Элекке ире Камил кызына өч яшь тулмас чакта ук “Гафу ит, мин башканы яратам”, – дип чыгып киткән булган. Яшь хатын өчен җирдәге тәмуг булырдай көннәрне тасвирлап тормыйк.
Яраларын ямаштырып, көнгә чыкканда булса да күзләрендәге кара пәрдәләрен салырга өйрәнә башлаганда гына янә яңалык – Камил кайткан, аягына егылып гафу үтенгән һәм янә бергә яшәргә күндергән. Яхшы булган, балалары бөтен гаиләдә үсәчәк, дип шатланырга ашыкмый торыйк. Камил менә инде 13 ел шулай – бер кайтып, бер китеп йөри. Бу арада Фируза икенчегә бала тапкан, анысы да үсеп җиткән. Читтән караганда – коточкыч хәл. Ир бирмәк – җан бирмәк, булса, бу хатын ничә тапкыр җан биргән булып чыга! Камилне тирги күпләр, кояштай балкып торган хатынын бер шәүләгә әйләндерде, диләр. Чыннан да шулай, ир исемен күтәргән бу бәндәнең мактар җире юк. Ә Фируза?! Ул нигә “тотка” була алмаган?
– Мин Үзбәкстанда әнием һәм дәү әнием тәрбиясендә үстем, – ди ул. – Безнең өйгә сантехниктан башка ир кешенең кергәнен хәтерләмим. Алар мине хатын-кызга дөнья көткәндә кирәк булачак барча һөнәргә дә өйрәттеләр, әмма ир заты белән ничек аралашырга өйрәтмәделәр. Өй алдында, мәктәптә малайлар белән аралаша идем, әмма алар миңа чит планета кешеләре кебек булып кала бирде. Булачак ирем дә минем өчен шулар кавеменнән иде. Гаиләдә аңа рәхәт булса гына гомергә минеке булачагын яхшы аңласам да, аңа кирәк “рәхәт”не тудыра алмаганмындыр, дип уйлыйм. Ап-ак ашъяулык җәелгән сыйлы өстәлемнән гәзит өстендәге тозлы кильки кадерлерәк чаклары күп булды. Хәзер уйлыйм, бәлки, миңа да вакыт-вакыт шул гәзитне җәеп, өстенә тозлы балык ыргытырга кирәк булгандыр...
Моңа охшаш аянычлы язмышлар бихисап. Фирузаны дөньяга артык саф карашлы итеп тәрбияләгән ялгыз дәү әни белән әнисенә генә сылтанып калмыйк, әтиле, дәү әтиле гаиләләрдә үскәннәр өчен дә ят түгел аерылышу хәлләре. Кызларыбызны ил тоткасы, гаилә сакчысы булырга кем, кайчан һәм кайда өйрәтә? Кайда соң ул бу мәсьәләдә “алтын” урталык...
Гаилә тоткасы буласы кешегә иң үтемле тәрбия чарасы – үзе үскән гаиләдәге уңай шартлар, билгеле. Әмма бу гына җитми. Фируза мисалына әйләнеп кайтсак, ул тәрбияләнгән “стериль” мохит башкача шартларда кабатланмый. Аңа ир хыянәтенә юл куймаска, мондый хәл килеп чыккан икән, арытаба ничек яшәргә кем өйрәтергә тиеш булган? Бу сорауга, демография мәсьәләләре илдә иң мөһимнәрдән саналуын исәпкә алып, “Дәүләт тә!” дип җавап бирәсе килә. Нефть скважиналарыннан кара алтын чыгудан мәңге тынмаган, сөт елгалары агуын бер дә туктатмаган хәлдә дә, аннан файдаланучы булмаса, яшәүнең мәгънәсе юк. Без балаларыбызны гаилә корырга гына түгел, ә бәхетле, сәламәт, күпбалалы гаиләне ничек тудырырга һәм сакларга өйрәтергә бурычлы. Бернинди акыллы законнар да, бихисап пособие һәм түләүләр дә илдә кеше санын арттыра алмый, аталы-аналы була торып та ятим үскән балалар санын киметми.
Иң мөһиме – гаилә институты. Гаилә мөнәсәбәтләре турындагы фән мәктәптә башлангыч сыйныфлардан алып укытылырга тиештер. Моның өчен уку йортларында махсус белгечләр әзерләү мотлак. Мөхтәрәм укучыларыбыз, гүзәл затлар! Сезнең гаиләдә кызларны ничек тәрбиялиләр, бу өлкәдә нинди уңышларыгыз бар, безгә хатлар языгыз.

Резида ВӘЛИТОВА
https://kiziltan.ru/min-hatyn-kyz/14958-malaylar-chit-planeta-keshese-kebek-ide.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев