Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Менә сиңа фокус-покус!

Уфада бер мут егет бульдозер урлаган. Бер көн алдан ул, оешмага шалтыртып, техниканы арендага алмакчы булуын әйткән, ләкин килешү төзергә килмәгән. Шулай да бульдозерның кайда торуын белешкән.

Тикшерү барышында полицейскийлар шикленең эзенә төшә. Ул 30 яшьлек егет булып чыга. Ул озак тарткалашып тормыйча гына фокусының серен ача: техниканың кайда торуын белгәннән соң, егет Кырмыскалы районында 14 тонналы машинаны тагу өчен трал яллый. Анда инде янә ике яшь кеше белән килешә, алары 11 сәгать эчендә бульдозерны шөребенә кадәр сүтеп ташлый. Бу детальләр Интернет аша 180 мең сумга сатыла. Әле хокук сакчылары урланган запчастьләрне сатып алучыларны эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев