Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәңге картаймас Гөлзада

Сү­зем 70 яшен ту­ты­рып ки­лү­че Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­е­ның ди­рек­то­ры Гөл­за­да Мө­хәм­мәт кы­зы Рза­е­ва ту­рын­да. Әле ул һа­ман да саф­та, җиң сыз­га­нып эш­ләп йө­ри. Үзе­нең ва­зи­фа­сын­нан баш­ка Чал­лы шә­һә­рен­дә­ге 34 як­таш­лык җәм­гы­я­тен оеш­ты­рып, аның җи­тәк­че­се дә бу­лып то­ра. Иң бе­рен­че 1985 ел­да Чал­лы шә­һә­ре­нең як­таш­лык җәм­гы­я­тен оеш­тыр­дык....

Сү­зем 70 яшен ту­ты­рып ки­лү­че Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­е­ның ди­рек­то­ры Гөл­за­да Мө­хәм­мәт кы­зы Рза­е­ва ту­рын­да. Әле ул һа­ман да саф­та, җиң сыз­га­нып эш­ләп йө­ри. Үзе­нең ва­зи­фа­сын­нан баш­ка Чал­лы шә­һә­рен­дә­ге 34 як­таш­лык җәм­гы­я­тен оеш­ты­рып, аның җи­тәк­че­се дә бу­лып то­ра.

Иң бе­рен­че 1985 ел­да Чал­лы шә­һә­ре­нең як­таш­лык җәм­гы­я­тен оеш­тыр­дык. 1991 ел­ны Мөс­лим­нәр, Ак­та­ныш­лар ку­шыл­ды­лар һәм то­ра-ба­ра оч­ра­шу­лар баш­ка ра­йон­нар өчен дә кы­зык­лы тра­ди­ци­я­гә әй­лә­неп кит­те. Бу оч­ра­шу­лар­да Чал­лы шә­һә­ре­нең һәм баш­ка ра­йон­нар­ның та­ри­хы ча­гыл­ды­рыл­ды, ком­со­мол юл­ла­ма­сы бе­лән тө­зе­леш­кә кил­гән яшь­ләр, Со­ци­а­лис­тик хез­мәт ге­рой­ла­ры, Ка­маз тө­зе­ле­ше удар­ник­ла­ры, су­гыш ве­те­ран­на­ры тор­мы­шы ха­кын­да бә­ян ител­де. Баш­ка төр­ле тар­мак­лар­да­гы эш­че­лә­ре­без­нең, хез­мәт­кәр­лә­ре­без­нең мак­тау­лы хез­мәт юлын күр­сә­тә тор­ган ис­тә­лек­ләр бар­лан­ды.

То­ра-ба­ра Би­ләр җир­ле­ге­нә ка­ра­ган 7 ра­йон­ны бер­ләш­тер­гән як­таш­лык җәм­гы­я­те бар­лык­ка кил­де. Бу җәм­гы­ять­не Нур­га­яз абый Ка­ма­лов җи­тәк­лә­де. Аның сөй­лә­ве бу­ен­ча, 1956 ел­ны Со­вет за­ма­нын­да Би­ләр­дә­ге "Из­ге чиш­мә"­не буль­до­зер­лар бе­лән күм­де­рә­ләр.Бу эш га­мәл­гә аш­мый, из­ге кө­меш су яңа­дан өс­кә бә­реп чы­га. Нур­га­яз абый бу ва­кый­га­лар­ны бик ачы­нып сөй­лә­де. Ул үзе дә бик күп ел­лар кол­хоз пред­се­да­те­ле бу­лып эш­лә­гән ке­ше, су­гыш ве­те­ра­ны иде.Элек- элек­тән "Из­ге чиш­мә"­гә "Ху­җа­лар та­вы"­на ба­рып, әби-ба­ба­ла­ры­быз кор­бан ча­лып ва­фат бул­ган­нар­ны ис­кә алып до­га кы­лып кайт­кан­нар, мо­ның нин­ди на­чар­лы­гы бул­сын дип ис­кә ал­ган иде. Ел­дан -ел бу як­таш­лык җәм­гы­я­те үсә бар­ды.

Дә­ү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Хәй­рул­ла улы Мө­хәм­мәт­шин да үзе­нең чы­гы­шын­да як­таш­лык җәм­гы­ять­лә­рен үс­те­рер­гә ки­рәк­ле­ген әй­теп, Та­тар­ста­ны­быз­ның кү­ре­нек­ле шә­хес­лә­рен, ал­дын­гы эш­че­лә­ре­без ту­рын­да ки­лә­чәк бу­ын­га иреш­те­реп, җөм­һү­ри­я­те­без­не ны­гы­ту­га һәм үза­ра дус­лаш­ты­ру­га бер ча­ра ди­де.

Мин­зә­лә­ләр оч­ра­шу­ын­да Гөл­са­би­ра Мәх­мүт кы­зы Хә­ки­мо­ва (94 яшь) Му­са Җә­лил­не фронт­ка оза­туы ту­рын­да күп ке­нә та­ри­хи ва­кый­га­лар­ны ис­кә тө­ше­реп сөй­лә­гән иде.

Ка­сыйм абый Га­фи­я­тов та озак ел­лар кол­хоз рә­и­се бу­лып эш­лә­гән. Тәр­тип­не ярат­кан­га кү­рә, аңар­дан кур­ка тор­ган бул­ган­нар. Бер­ва­кыт­ны ике сал­мыш дус ки­бет янын­нан кай­тып ки­лә­ләр икән. Ал­да ху­җа­ның "УАЗ" игы кү­ре­нә. Бо­лар "бет­те баш" дип, су­лы тран­ше­я­га тө­шеп ята­лар.

Чир­ме­шән­нәр оч­ра­шу­ын­да күп ел­лар мә­га­риф өл­кә­сен­дә эш­лә­гән 85 яшь­лек ша­гый­рә Шә­ри­га апа Та­һи­ро­ва сәх­нә­дә үзе­нең таль­я­нын тар­тып, җыр­лап-би­еп, та­ма­ша­чы­ны дәрт­лән­де­рә иде (86 яшен­дә дөнья бе­лән хуш­лаш­ты. Ис­кә алу­ы­быз аның ру­хы­на до­га бу­лып иреш­сен иде).

Һәр­бер як­таш­лык җәм­гы­я­тен­дә дә кы­зык­лы, ис­тә­лек­ле хә­ти­рә­ләр бар...
Та­гын шу­ны да әй­теп ки­тим. Бу оч­ра­шу­лар­га ра­йон, шә­һәр де­ле­га­ци­я­лә­ре ки­леп, үз­лә­ре­нең яңа­лык­ла­ры, дә­ү­ләт­кү­ләм уңыш­ла­ры бе­лән та­ныш­ты­рып, кон­церт прог­рам­ма­ла­рын да күр­сә­теп ки­тә­ләр.
Ак­та­ныш­лы­лар 150 ке­ше­лек үзеш­чән кол­лек­ти­вы бе­лән ки­леп, ис­кит­кеч зур кон­церт - та­ма­ша күр­сәт­те­ләр. Алар­ның күз явын алыр­лык, зә­вык бе­лән те­гел­гән ки­ем­нә­ре һәм төр­ле-төр­ле уен ко­рал­ла­рын­да уй­нау­ла­ры та­ма­ша­чы­ның кү­ңе­лен кү­тә­реп, зал­ны ал­кыш­лар­га кү­мүе һич тә оны­тыр­лык тү­гел.

Күп­тән тү­гел "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да Әл­мәт, Бө­гел­мә, Юта­зы һәм Бау­лы ра­йон­на­ры як­таш­ла­ры оч­раш­ты­лар. Әл­мәт ра­йо­нын­нан Ил­сө­яр За­ри­по­ва­ның, Габд­рах­ман авы­лы мә­дә­ни­ят йор­ты­ның үзеш­чән­нәр кол­лек­ти­вы­ның, Бау­лы­дан Вил Ус­ма­нов­ның һәм ша­гый­рә Зө­ләй­ха Мин­һа­җе­ва­лар­ның чы­гыш­ла­рын да та­ма­ша­чы җы­лы ка­бул ит­те.

Ахыр­дан оч­ра­шу тәм­ле чәй өс­тә­ле ар­тын­да дә­вам ит­те. Һәр­бер ра­йон­ның як­таш­лык җәм­гы­ять­лә­ре рә­ис­лә­ре һәм де­ле­га­ция бе­лән кил­гән ку­нак­лар шә­һә­ре­без­нең по­чет­лы ке­ше­се (граж­да­ни­ны) Гөл­за­да Рза­е­ва­га рәх­мәт­лә­рен әй­теп, ки­лә­чәк­тә исән­лек-сау­лык те­ләп, без­не һәр­да­им оч­раш­ты­рып то­ру­ла­рын те­лә­де­ләр.
Их­ти­рам бе­лән Чал­лы­дан Фә­нис Ну­рет­ди­нов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев