Михаил Ефремовны 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Михаил Ефремовны 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Актер суд залында сак астына алына.

Мәскәү үзәгендә үлем-китем ҺӘЛАКӘТЕНДӘ гаепле дип танылган актер Михаил Ефремовны 8 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итәләр.

Мондый карарны Пресня суды чыгарды.

Шулай ук актер машина йөртү хокукыннан өч елга мәхрүм ителгән һәм юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган Сергей Захаровның өлкән улына 800 мең сум компенсация түләргә тиеш булачак,калганнарына-сораган кебек. Суд актерны саксызлык аркасында кеше үлеменә һәм исерек хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапкан. Зыян күрүчеләр ягыннан шаһитларның күрсәтмәләре дөрес дип табылган, ә менә Ефремовның пассажир утыргычында утыруы хакында яклау яклары сүзләренә, суд ышанмаган. Артистның үз "джипы" белән шәхсән идарә итүе һәм анда берүзе булуы ачыкланган.

Фото ачык чыганаклардан

Чыганак www.tatpressa.ru

18+

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев