Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Министр театрларны карады

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова шәһәребездә эш визиты белән булды.

Ул Чаллы курчак, татар дәүләт һәм “Мастеровые” театрларында булды, аларның эшчәнлеге белән танышты.
“Министр труппаны репетиция вакытында күрде. Коллектив белән танышты, бинаны карады. Аның максаты безнең нинди шартларда эшләвебезне күрү иде. Аңа театрның шәһәр үзәгендә урнашуы ошады. Ике проспект арасында урнашканга, безгә теләсә кайсы яктан килергә уңайлы. Без киләчәктә күчүгә бәйле мәсьәләләр һәм Чаллыда татар дәүләт драма театры үсеше турында да сөйләштек. Министр безгә, яңа форматта эшләү өчен, яңа бина кирәклеген ассызыклады. Моннан тыш, балаларны театрга күбрәк җәлеп итү кирәклеге турында да фикер алыштык. Россия һәм якын чит ил театрлары белән эшләү турында да сөйләштек”, - ди Чаллы татар дәүләт драма театры директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев