Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мәктәбеңә булыш!”

Татарстанда "Мәктәбеңә булыш-2015!" республика акциясе старт алды. Акция беренче мәртәбә 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган иде. Аны ТР Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрә. 2014 елгы "Мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында 2 миллионнан артык...

Татарстанда "Мәктәбеңә булыш-2015!" республика акциясе старт алды. Акция беренче мәртәбә 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган иде. Аны ТР Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрә.

2014 елгы "Мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында 2 миллионнан артык хәйрияче Татарстанның 38 районындагы 458 белем бирү учреждениесенә булышкан. 31,5 млн сумлык спонсорлек ярдәме күрсәтелгән. Иң актив меценатларга ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Чаллы эшмәкәрләре дә республика акциясенә кушылып, үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтәләр. Әйтик, үткән ел "Иншаат" ЯАҖ генераль директоры Азат Зәкиев - Теләнче Тамак авылы мәктәбенә, Фаил Шәрифуллин җитәкчелегендәге "Татэлектромаш" ААҖ Яңа Бүләк авылы мәктәпләренә ярдәм итте. Ә "Акибанк" ААҖ идарә рәисе Илдар Галәветдинов үзе укыган 26нчы гимназиягә 2 500 000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте - бинага капиталь ремонт ясауны финанслады.

Хәйрия акциясе янә старт алды. Чаллылылар быел да үзләре белем алган мәктәпләргә хәлдән килгәнчә ярдәм итәрләр дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X