Мөмкинлекләр чикле – теләк көчле
16 июньдә Чаллы ипподромында инвалидлар Сабантуе булып узды. Бәйрәм инде 15 нче елын үткәрелә. Анда елда 1,5 меңнән артык кеше катнаша. Чараны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев ачып җибәрде. «Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр дә, сәнгать белән мавыгучылар да җитәрлек - диде ул, - Һәм без...
16 июньдә Чаллы ипподромында инвалидлар Сабантуе булып узды. Бәйрәм инде 15 нче елын үткәрелә. Анда елда 1,5 меңнән артык кеше катнаша. Чараны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев ачып җибәрде. «Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр дә, сәнгать белән мавыгучылар да җитәрлек - диде ул, - Һәм без мондый актив кешеләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек тудырырга тырышабыз."
Сабан туенда инвалидларга шахмат, армспорт, татарча көрәш кебек спорт бәйгеләре, капчык сугышы, йомыркалы кашык кабып йөгерү, чиләк-көянтә белән су ташу, аркан тартышу, чүлмәк вату кебек традицион уеннар тәкъдим ителде. Һәм алар һәрберсе катнашучыларның яшь аермаларын исәпкә алып, берничә урында оештырылган иде. Бәйрәм сәхнәсендә шәһәрнең сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Балалар, чыр-чу килеп, җигүле атта мәйдан әйләнде. Бәйгеләрдә җиңүчеләр өчен сертификатлар (кыйммәтле кәгазь) һәм бүләкләр әзерләнгән иде. Хәер, бу көнне берәү дә бүләксез-күчтәнәчсез калмагандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев