Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөмкинлекләре чикле балаларга шартлар тудырырга

Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы булды.

Шәһәр советы депутатлары инклюзив мәгариф системасы турында фикер алыштылар. Бу мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, шәһәрдә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 3699 бала яши. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 54 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда табиб- педиатрлар, офтальмологлар, ортопедлар һәм тар белгечләр күзәтүе астында сәламәтләндерү эше алып барыла. Аларга 1702 бала йөри. Һәркем өчен психофизик үсеш үзенчәлекләрен һәм шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, шәхси якын килеп белем бирү системасы эшләнгән.
Шәһәребездә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да белем алу өчен вариатив шартлар тудырылган. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен гомуми белем бирү мәктәпләрендә - 1279, урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә 257 бала белем ала. Физик мөмкинлекләре чикле мәктәп яшендәге балаларны укыту 100 %ны тәшкил итә.
"Инклюзив белем бирүне гамәлгә кертү - катлаулы һәм күп этаплы процесс. Татарстан Республикасы коррекция учреждениеләре челтәрен саклап кала алды, бу уңай күренеш, чөнки баланың бер варианттан икенчесенә күчүе кирәк булган очракта, сайлау мөмкинлеге булырга тиеш", - ди Рамил Хәлимов. Шул ук вакытта хакимиятнең бурычы – авыру бала тәрбияләүче ата-анарга ярдәм итү.
Бүгенге көндә шәһәрнең 69 гомуми белем бирү учреждениесендә 74 педагог-психолог, 30 укытучы-логопед, 9 тьютер эшли. Бүгенге көндә шундый ихтыяҗ. Моннан тыш, 214 педагог квалификациясен арттырды.
Рамил Хәлимов фикеренчә, кайбер кыенлыклар да бар, алар арасында педагогларның мөмкинлекләре чикле балалар проблемаларын тиешенчә белмәүләре. 25тән артык укучы сыйдырышлы классларда, аерым бала өчен индивидуаль уку планын тормышка ашыру буенча кыенлыклар бар һәм бу өлкәдә башка проблемалар да юк түгел. Утырышта катнашучылар инклюзив мәгариф системасында эшләүче педагоглар өчен квалификация күтәрүнең махсус курсларын оештыру мөмкинлеген карарга, кече яшьтәге балаларга коррекцион-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан бүлмәләр санын арттырырга, СанПиН таләпләренә туры китереп инклюзив класслар комплектларга кирәк дигән фикергә килделәр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев