Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәртәбәле бәйгедә – беренче урын

Мәскәү өлкәсендә World Skills милли чемпионатының финалы булды.

Ан­да иле­без­нең 77 тө­бә­ген­нән ро­бот тех­ни­ка­сы бе­лән шө­гыль­лә­нү­че уку­чы­лар кат­наш­ты. Кон­кур­сант­лар төр­ле опе­ра­ци­я­ләр баш­ка­ру­чы ро­бот­лар бе­лән җит­ди прог­рам­ма­лар тәкъ­дим ит­те­ләр. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, әле­ге мәр­тә­бә­ле бәй­ге­дә шә­һә­ре­без уку­чы­ла­ры бу юлы да сы­нат­ма­ды.

Чал­лы IT-пар­кын­да­гы Кван­то­риу­мы­на йө­рү­че­ләр Ти­мур Зы­ят­ди­нов бе­лән Ил­нур Әгъ­ля­мов яшүс­мер­ләр ара­сын­да бе­рен­че урын яу­ла­ды­лар. Бу егет­ләр дүрт би­рем­не дә уңыш­лы үтә­де­ләр һәм жю­ри­ның юга­ры бә­я­се­нә ла­ек бул­ды­лар. Зур­лар ара­сын­да Вя­чес­лав Че­хун да сы­нат­ма­ды. Прог­рам­ма­ны уңыш­лы як­лап, ул ал­тын ме­даль бе­лән бү­ләк­лән­де.

“Ми­нем оны­гым да ро­бот тех­ни­ка­сы бе­лән шө­гыль­лә­нә. Шу­ңа кү­рә мон­дый ярыш­лар­да кат­на­шу­чы егет­ләр­нең уңы­шы өчен без га­и­лә­без бе­лән сө­е­нә­без. Ярыш­лар­ны да­и­ми кү­зә­теп ба­ра­быз. Чал­лы егет­лә­рен­нән үр­нәк алып, оны­гы­быз Са­мир да ки­лә­чәк­тә бәй­ге­ләр­дә җи­ңүе бе­лән без­не шат­лан­ды­рыр дип өмет­лә­нә­без”, – ди шә­һәр­дә­ше­без Са­ния Әх­мә­то­ва.

Ил­кү­ләм дә­рә­җә­ле бәй­ге­дә җи­ңү­лә­ре өчен ма­лай­лар ос­таз­ла­ры­на рәх­мәт­ле.

Алар­ны ярыш­лар­га “Сә­нә­гать ро­бот тех­ни­ка­сы” бу­ен­ча пе­да­гог Ли­нар Юсу­пов һәм фән­ни-тех­ник эш­чән­лек бу­ен­ча әй­дәп ба­ру­чы бел­геч Игорь Фу­кин әзер­лә­гән.

Чал­лы Кван­то­риу­мы­на йө­рү­че­ләр сә­нә­гать ро­бот тех­ни­ка­сы һәм WorldSkillsRussia стан­дарт­ла­ры бу­ен­ча “Яшь про­фес­си­о­нал­лар” бө­тен­рос­сия бәй­ге­лә­рен­дә бе­рен­че тап­кыр гы­на җиң­ми­ләр. Ки­лә­чәк­тә дә алар­га фә­кать уңыш­лар гы­на юл­даш бул­сын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X