Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөселман активы өчен ифтар

Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең мөселман активы өчен Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе уздыруны гадәткә кертте. Ул ел саен "Аш-Су" ресторанында 200 кеше катнашында үтә. Быел мондый чара 15 июньдә булды.

Мәҗлестә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәт каршындагы "Хәләл" стандарты Комитеты җитәкчесе Марат Низамов, Вакыф фонды рәисе Рөстәм Хәбибуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Әзһәр улы Абдуллин һ.б. дәрәҗәле кунаклар, шәһәр имамнары, күрше-тирә районнар имам-мөхтәсибләре катнашты. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мөфти Камил хәзрәт, Ренат Әзһәр улы мөселманнарны изге Рамазан ае белән котладылар.

Ренат Әзһәр улы ураза тотучыларның шәһәргә бәрәкәт китерүен билгеләде. Камил хәзрәт ураза тотуның саваплары турында сөйләде. Ул шулай ук чыгышында шушы мәҗлесне әзерләүдә актив катнашкан, динебезне куәтләү юлында зур эшләр башкарган Фоат хәзрәт Мөхәмәтовка шушы көннәрдә 70 яшь тулуын хәбәр итте һәм тәкбир тавышлары астында аңа Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур бүләген - "Халыкка хезмәт өчен" медален тапшырды.

Фоат хәзрәт җавап чыгышында динебезгә хезмәт итүен дәвам итәчәген белдерде. Мәҗлеснең хөрмәтле кунагы - Болгар академиясен оештыруда катнашучы Гыйрак шәехе Габдеррәзәк әс-Сәгъди халыкка үз үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев