Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә ТР ПРезиденты өчен тавыш биреп булачак

Әгәр республикада яшәүче кеше тавыш бирү көннәрендә Мәскәүдә булса, елның иң мөһим вакыйгасы-ТР Президентын сайлауда катнаша ала.

Көзге сайлаулар вакытында Татарстан халкы Мәскәүдә 30 сайлау участогында тавыш бирә алачак. Шулай ук бу участокларда РФ Дәүләт Думасына, Түбән Кама округына һәм ТР Дәүләт Советына Алабуга округы буенча өстәмә сайлауларда катнашырга мөмкин. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үз төбәгеннән читтә тавыш бирү мөмкинлеге Мәскәүдә беренче тапкыр барлыкка килде. Әгәр республикада яшәүче кеше тавыш бирү көннәрендә Мәскәүдә булса, елның иң мөһим вакыйгасы-ТР Президентын сайлауда катнаша ала. Ә Түбән Кама округы составына керүче 10 муниципаль районның берсендә-Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда даими теркәлгән татарстанлылар", - дип шәрехләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Мәскәүдәге цифрлы участокларның берсендә тавыш бирү өчен дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша гариза бирергә кирәк.

28 нче Түбән Кама сайлау округына Татарстан Республикасының 10 муниципаль районы керә: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев