Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәтрүшкә җыйдыгызмы?

Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар.


Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганлыктан, аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Соңыннан суытып, сөзеп куела.
Бу төнәтмәне йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Андый чакта чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә.
Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.

 

https://kiziltan.ru/poleznoe/13202-mtrshk-yydygyzmy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X