Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Рәхмәт, әнкәй, тормыш биргән өчен!»

Чаллы мэры бүген туган көнен билгеләп үтә.

Резидә Юсупова, «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы:

– Наил Гамбәр улы тормыш-яшәешкә кагылышлы чыгышларында һәрвакыт әнисе Тәслимә апаны үрнәк итеп телгә ала. Гаиләдә, балалар тәрбияләүдә Ана кешенең роле зур булуын һәрчак ассызыклый. «Минем әни шулай дип әйтә», «Минем әни шулай эшли», – дип, үз балачагыннан кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны да еш искә ала ул. Әле күптән түгел эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә: «Безнең әни идән юмый иде. Бу эшләрне абый белән без эшләдек», – дип, мәктәп укучыларын хезмәт белән тәрбияләү темасын күтәрде. Мэр балачакта ул вакыттагы күпчелек балалар сыман каникулларда эшкә урнашкан. Ир бала булуына карамастан, әниләренә урын өстендәге әтиләрен карарга да булышкан. Авырулар, инвалидлар турында да ул аларның чын-чынлап хәлләренә кереп сөйли. 

Узган ел Язучылар союзының Чаллы бүлегенә килгәч: «Минем әни «Шәһри Чаллы» газетасын җентекләп укып бара», – диде. Тәслимә апаның бик таләпчән, бик укымышлы булуын искә алып: «Минем әнигә ошагач, бик яхшы газета инде», – дип тә өстәде. Бәлки әнисен хаклап, аның хөрмәтенәдер, ул азкеремле 200 гаиләгә Мәһдиевләр исеменнән «Шәһри Чаллы» газетасын яздырды. Мондый бүләккә рәхмәт әйтеп язучылар да байтак булды. Тәслимә апа Бөгелмәдә яшәсә дә, Чаллыдагы һәр вакыйга белән кызыксынып тора. Журналистларның язмаларыннан да хәбәрдар.

Биш вакыт намазын калдырмыйча, мөселман кануннары буенча яшәүче Ак әби белән Наил Гамбәр улының туган көне алдыннан да сөйләшеп алдык. «Чәеңне куеп тор, әнкәй, кайтып киләм, дип әйтте улым. Әйттем инде, улым, туган көнеңдә нишләп интегеп йөрисең, эшләрең дә күптер, дигән идем. Үземнең туган көнем белән котлыйм, синең дә бәйрәмең бит, дип көлде. Бер елны да миңа кайтмый калганы юк, чәчәкләр, бүләкләр күтәреп кайтып килә. Болай да һәр көнне иртүк шалтыратып хәлемне белә. Мин улыма ныклы сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар, гаиләсендә иминлек, кадер-хөрмәт телим».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев