Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев яшь инженерларны бүләкләде

Шәһәр хакиме Татарстан Республикасының машина төзелеше тармагы вәкилләрен сәламләде һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Яр Чаллы безнең шәһәрнең машина төзелеше тармагы белән горурлана, - дип билгеләп үтте ул. – Нефть тармагына ярдәм итү йөзеннән суднолар, самолетлар, махсус билгеләнештәге продукция чыгара торган башка федерация субъектлары юктыр, мөгаен. Бу бит продукциянең киң линейкасы гына түгел, ә территорияләр, шәһәр һәм районнар. Машина төзелеше предприятиеләре республиканың, төбәкнең икътисади ландшафтын гына үзгәртеп калмыйча, яшәү рәвешен дә үзгәрттеләр. Бу - югары интеллектуаль кадрлар, территорияләәр. Сезнең белән бергә без җитештерү бурычларын гына түгел, социаль мәсьәләләрне дә хәл итә алабыз. Әлеге дуслыкта без Татарстан Республикасы предприятиеләренең, шәһәрләренең һәм районнарының бүгенгесен генә түгел, киләчәген дә күрәбез».

Чара барышында Наил Мәһдиев «Иң яхшы яшь инженер» номинациясендә белгечләрне бүләкләде: «Алабуга аккумулятор заводы»ннан Наталья Швецованы; Владислав Ермолаевны, «Соллерс Форд»; Рөстәм Абдулхаевны, «Серго исемендәге завод» Җитештерү берләшмәсе»; Элла Солдачукны, «ХАЙЕР ЛАУНДРИ МАШИН РУС» һәм Динар Шәйгарданов, «Казанькомпрессормаш».
Барлык белгечләр дә истәлекле бүләкләр алдылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү