Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

НГПУ 200 Россия педагогын инвалид балалар белән эшләргә өйрәтәчәк

Чаллы педагогия университеты мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен 200 укытучы әзерли. Курсларны Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь крае, Оренбург, Пенза һәм Самара өлкәләре белем бирү оешмалары педагоглары тыңлаячак.

Укулар Новосибирск дәүләт педуниверситеты белән берлектә оештырылды.

Курсларны пленар утырыш белән ачтылар, анда НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов катнашты. Түрә педагогларга Чаллыда мәгариф системасы үсеше, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәрдә алты мең сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши, аларның саны елдан-ел арта. Инклюзив укытуны гамәлгә ашыру өчен педагогларны әзерләү мәгариф системасында мөһим элементларның берсе булып тора, дип билгеләп үтте Хәлимов.

Атна дәвамында ике югары уку йорты педагоглары, шулай ук Татарстанның психологик-медик-педагогик консультациясенең әйдәүче белгечләре лекцияләр укыячаклар һәм мастер-класслар күрсәтәчәкләр. Курслар тәмамланганнан соң тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырачаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X