Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Никахны рәсми рәвештә теркәү кагыйдәләре үзгәрә

Россия Федерациясенең җитәкчелеге никахны рәсми рәвештә теркәүнең кагыйдәләрен үзгәртте.

Әлеге инициатива 2017 елның көзендә планга кертелгән булса да, идарә итү комиссиясе тарафыннан ул әле агымдагы елның июнь аенда гына үз көченә керде. Бу төзәтмәләр Гаилә кодексына да кертеләчәк.
Яңа закон проекты нигезендә гражданнар никах теркәү көнен һәм вакытын үзләре билгели алачак.
Ләкин бу дата бер айдан иртәрәк һәм 1 елдан соңрак булырга тиеш түгел. Шулай ук, никахларын рәсмиләштерергә теләүчеләр гаризаны онлайн рәвештә госуслуги сайты  аша дә җибәрә алачаклар.

Түрәләрнең сүзләренә караганда, әлеккеге закон кешеләрне ришвәткә этәрә. Чөнки, истәлекле даталар күпләрнең күңеленә хуш килә, ләкин барлык теләүчеләрнең дә никахларын бер көндә теркәп бетерү мөмкин түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев