Шəhри Чаллы

«Әнинең сөякләрен чиләккә тутырып бирделәр…»

Мин 82 яшьлек ветеран укытучы. Үзем генә ялгыз яши алмау сәбәпле, Теләче районы, Үзәк авылында кызым, оныкларым белән яшим. Газетаны “Кызыл Татарстан”, “Социалистик Татарстан” чорыннан ук яратып укыйм. Язмам беренче хезмәт юлымны укытучы булып башлаган, балаларымның, иремнең туган авылы, дулкыннар пстында калган Әгерҗе районы Рыс авылы турында булыр. Туган авылым Кадыбаштан (элекке Красный Бор районы) 14 яшем тулганда Минзәлә педучилищесына документлар илтергә чыгып киттем. Аны уңышлы тәмамладым. Шуннан соң туган авылыма каникулда, отпускада гына кайттым.

1959 елның октябрь аенда мине Рыс авылына укытучы итеп җибәрделәр. Мәктәп мөдире Саимә апа үзе генә эшли иде. Авылда электр янмый, көзге пычрак, караңгы, бу авылга ияләнә алмам кебек тоелды. Саимә апа белән мәктәпкә барлык. Ул элеккеге мәчет бинасында иде. Ике сыйныф бүлмәсе, методик әсбаплар куяр өчен михраб. Миңа 1,3 нче сыйныфларны бирделәр, 17 бала. 2 белән 4 тә 13 бала. Мәктәптә балалар куян үстерәләр. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү әйбәт куелган. Балалар бүлмәләрдә чисталыкны саклыйлар, чүпләмиләр, парталарны пычратмыйлар. Хәзерге балалар кебек такта сөртүне дә сүзгә кертмиләр.

11 ел эшләү вакытында помидор, суган, бәрәңге утырттык. Үзебезчә тәҗрибәләр дә ясадык. Түтәлләрне көл белән ашлап та, ашламыйча да утырттык. Аермасын чагыштырдык. Кыш көне көл, кош тизәге җыйдык. Кар, яңгыр үтми торган урынга урнаштырдык. Атнаның бер көнендә җыелган, тотылган кәгазьләрне, чүпрәкләрне хәзерләүчеләргә тапшырып, квитанцияләрен китерделәр. Ярыш экраны ясап куйдык. Шимбә көн нәтиҗә ясап алдынгыларны билгеләдек. Алдынгыларга кызыл флагчыклар биреп җибәрдек. Урам буйлап горурлык белән тотып кайттылар.

Балалар белән үстергән яшелчә, бәрәңгене сатып, балаларга кайнар чәй эчердек, Яңа ел күчтәнәчләре бирдек, уку алдынгыларын бүләкләдек. Тегү машинасы алдык,   3-4 сыйныфлар җәймә, яулык читләре бөктеләр. Патефон, җырчыларыбыз Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова җырлары язылган пластинкалар алдык. Җыр дәресләрендә, тәнәфесләрдә, бәйрәмнәрдә аларны тыңладык. Кыш көне күмәк чана шудык. Һәр ел фасылында табигатькә чыгып, тирә-якны күзәттек. Рыс искиткеч матур урынга урнашкан. Авыл кырыеннан 2-3 километр ераклыкта гына Кама елгасы. Авылдан ерак түгел балыклы күлләр, җиләкле болыннар, баланлы, шомыртлы әрәмәләр. Шушы матурлыкны күреп яшәгән кешеләрнең күңелләре ничек яхшы булмасын.

Мин эшкә барган елны яңа клуб җиткергәннәр иде, аны Октябрь бәйрәменә ачтылар. Клуб ачылган көнне укучыларыбыз белән концерт куйдык, Саимә апа доклад ясады. 7 ноябрьдә Салагыш, Барҗы, Гөлширмә мәктәпләрендә укучы балаларыбыз, 8 ноябрьдә авыл яшьләре спектакль куйдылар. Бу традициягә әйләнде. Бәйрәмнән соң Яңа елга әзерләнү башланды. Клуб мөдире Флүрә махсус белемле, тырыш, оештыру сәләтенә ия. Яңа елга Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” исемле пьесасын өйрәндек. Режиссерыбыз клуб мөдире Флүрә булды. Барыбыз да сүзләрне яттан өйрәндек. Спектаклебез уңышлы булды. Күрше авылларга да барып куярга тәкъдим иттеләр.  Билеттан кергән акчага клуб өчен баян, тәрәзә пәрдәләре, сәхнә өчен пәрдә алдык. Урам тулы көтү чыга, кешеләр сарык, сыер асрыйлар, каз-үрдәк үстерәләр. Көзен каз өмәләре үтә, һәр йортта мал суялар,  бер-беренә кунакка йөрешәләр, җыелып кич утыралар. Шулай 5-6 ел күңелле итеп яшәгәндә, авылны  күчерәләр дигән афәт кешеләр күңеленә шом салды.

  Түбән Кама ГЭСы төзелү сәбәпле, халык төрле якларга таралышты. Авыл — кешесез, нигезләр ятим калды. Авылда күркәм гадәт – зур эшләрне өмә белән эшләү гадәте сакланган. Күченү вакытында да бу күркәм йола дәвам итте. Рыс авылы, аның кешеләре минем күңелемдә үзем бу дөньядан киткәнче якты хатирә булып сакланыр. Мин бу авылда мәхәббәтемне таптым, аңа кияүгә чыктым, ике балам туды. Биш елдан аз гына артык яшәдек, 30 яшендә авырып үлде. Балаларым белән ялгыз калдым. Игелекле авылдашларым мине авыр чакта ташламадылар. Яхшы киңәшләре, җылы сүзләре белән күңелемне күтәреп, яшәргә көч биреп тордылар. Мин бу вакытта җылы сүзләргә бик мохтаҗ идем. 2 ел эчендә иң якын 5 кешемне – әти-әниемне, каенанамны, абыемны, ирем – ике баламның әтисен югалттым.

Рысның шагыйрьләре, атказанган кешеләре, үзенең остазлары бар. Хәзерге вакытта Казанда яшәүче укучым Тураев Рамил — Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент. Рамил кечкенәдән үк тырыш, максатчан укучым булды. Зәйдә яшәүче укучым  Миңнехан Гарифуллин да — Татарстанның атказанган табибы. Авылдашыбыз  Батталов Ринат — шагыйрь, берничә китап авторы. Тураева Әнисә апаның “Сагыш җыры” исемле шигырьләр җыентыгы бар. Тукаев Марс та — безнең авылдашыбыз. Ул Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесенең төбәкләр буенча ярдәмчесе.

Авылның уңган терлекчеләре, игенчеләре, кул эше осталары бар иде.  Мәсәлән: Рәис абый Мотыйгуллин — оста тимерче, морҗа чыгару остасы, Тураев Габделхак абый — алдынгы комбайнчы, хатыны Әнисә апа — аның ярдәмчесе. Менә дигән ике бала үстерделәр, югары белем бирделәр. Миңнекамалттәй оста тегүче, бөтен кешегә яраклы итеп тегә иде. Баянчы Илгиз, гармунчы Зөлфинур уйнаганда кешеләр ишектән үк биеп керәләр иде. Мөнирәттәй бәйләгән оекбашлар күпме кешеләрнең аякларын җылыткандыр. Кафия чиккән мендәр тышлары, дивар җәймәләре бүген дә күзеңнең явын алырлык. Бәетләр, мөнәҗәтләр язучы Зәкия апа аларны моңлы итеп башкара иде.

Язмыш кушуы буенча төрле якларга таралган авылдашлар Рыс авылы урыныннан ерак түгел Сабан туенда очрашуга җыелдык. Монда елашулар да, сөенүләр дә, кочаклашулар да булды. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Очрашуны оештыруда ярдәм иткән Салагыш җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйтеп таралыштык.

Исән кешеләр, кем ничек булдыра ала, шулай күченде. Мин авыл советы, колхоз үзәге булган Салагышка күчендем. Ике баламны балалар бакчасына бирдем, үзем тәрбияче булып урнаштым. 17 ел эшләдем. Бик күп авырдым, дүрт катлаулы операция кичердем. 40 яшендә улым кинәт вафат булды. Шулай итеп,  бала хәсрәтен дә күрергә туры килде.

Ул вакытта кабердән кешеләрнең җәсәден күчерү турында хәбәр килгәч, кая барырга да белмәдек. Җәйнең ямьле көннәрендә зираттан әрвахларны күчерү өчен хохоллар бригадасы килде. “Теләгән кешеләр үзләренең якыннарын аерым кабергә күчерә алалар, күчерә алмасалар, гомуми кабергә куячаклар”, – диделәр. Минем каенанамны күчерәсем бар иде. Беркөнне, кызымны ияртеп, Рыска бардым.

Зират буенда — тракторлар, машиналар, мотоцикллар, җигүле атлар, җәяүлеләр. Атлар кешни, башка маллар кычкыра (авыл зиратка якын). Кабер өсләрендәге агачларны кисәләр. Берничә кабер ачылган, мәетләре алынган. Кабер өстендә болыт кебек чебен. Мәет исе. Күчерәсе кабергә билге салдырдым да икенче көнне туганыбыз белән килеп, әнинең каберен ачтырдык. Килгән бригада кешеләре кабергә төшеп сөякләрне чиләккә тутырып бирделәр. Алып килгән ак капчыкка сөякләрне тутырып, тартмага куйдык. Салагышка алып кайтып җирләдек. Коръән укучы чакырып, Коръән укыттым, карчыкларга хәер өләштем. Аллаһ кабул итсен. Әни ике тапкыр үлгән кебек булды. Ярый иремне ике тапкыр җирлисе булмады. Колхоз рәисе Хәмәт абый киңәше белән башта ук Салагышка җирләдек.

Рыс зиратын трактор белән сукалап чыктылар. Чиләк белән калган сөякләрне җыеп йөрделәр. Рыс авылы турында Рәфис Кобан шигыренә композитор М.Яруллин “Акчарлаклар оча Иж буйларын иңләп” дигән бик матур җыр иҗат итт. Анда мондый юллар бар.

Акчарлаклар да бит, син юклыкны сизенеп,

Иң өстендә үксеп кычкырды.

Ташкын сулар алды кочагыңа сине,

Туган авылым Рыс, хуш инде.

Бу җыр  укучым Тураев Рамил инициативасы белән туды.

Миңа гомеремдә берничә авылны үземнеке дип яшәргә туры килде. Кадыбаш – туган авылым. Рыс – хезмәт юлымны башлаган, иремнең, ике баламның туган авылы. Салагыш – 47 ел яшәгән,  әни, ирем, улым җирләнгән, якын дуслар тапкан авыл.

Фәйрүзә әбиегез Исмәгыйлева

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: