15 август 2020 яңалыклары
-
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр булачак
Урыны белән көчле җил исәчәк.
-
30 август якшәмбегә туры килә. Өстәмә ял көне бирелерме?
Татарстанлылар 30 августта ял итәчәк.
-
Башкортстанда 17 яшьлек кызның гәүдәсен мунчада тапканнар
Башкортстанның Бөрҗән районында фаҗига булган. Анда 17 яшьлек кыз вафат булган. Әти-әнисе аның үле гәүдәсен үз мунчасында тапкан.
-
Ирада Әюпова: «Безнең өчен чор чыннан да бик катлаулы, әмма без инде кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыктык»
Пандемия мәдәният өлкәсе учреждениеләренә җитди һөҗүм ясады, аларга онлайн-киңлеккә тулысынча китәргә туры килде. Социаль челтәрләрдә, виртуаль концерт залларында карау һәм Рөстәм Миңнехановның мәдәнияткә ярдәм итүе турында Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
-
Татарстанга курортлардан ничә кешенең коронавирус йоктырып кайтуы билгеле
Узган атнада Кырым һәм Сочидан алып кайткан берәр инфекция очрагы теркәлгән.
-
Рөстәм Миңнеханов: "Театрларга, кинотеатрларга, концерт залларына эшләү рөхсәт ителә"
Татарстан яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләү чараларын киметүнең өченче этабына күчә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
-
Чаллы янында ике «КАМАЗ» бәрелешкән, бер йөртүче кабинада кысылып калган
Йөк машиналары Сарманнан Чаллыга таба хәрәкәт иткән. Бер машина кинәт тормозга баскан, икенчесе килеп бәрелгән.
-
Ирада Әюпова театрлар ачылмаса, билетлар өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә итте
Татарстан театрлары көзге спектакльләргә билетлар сата башлады, ләкин заллар күп дигәндә яртылаш тулы булачак.
-
«Әнинең сөякләрен чиләккә тутырып бирделәр…»
Мин 82 яшьлек ветеран укытучы. Үзем генә ялгыз яши алмау сәбәпле, Теләче районы, Үзәк авылында кызым, оныкларым белән яшим. Газетаны “Кызыл Татарстан”, “Социалистик Татарстан” чорыннан ук яратып укыйм. Язмам беренче хезмәт юлымны укытучы булып башлаган, балаларымның, иремнең туган авылы, дулкыннар пстында калган Әгерҗе районы Рыс авылы турында булыр. Туган авылым Кадыбаштан (элекке Красный Бор районы) 14 яшем тулганда Минзәлә педучилищесына документлар илтергә чыгып киттем. Аны уңышлы тәмамладым. Шуннан соң туган авылыма каникулда, отпускада гына кайттым.
-
Мәктәпләрдә 2021 елга кадәр чикләүләр керттеләр
Россия мәктәпләрендә 2020 ел ахырына кадәр күмәк чаралар уздыруны тыйдылар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә
-
Казанның үзәгендә ужас киносы төшерерлек кешеләр яши торган куркыныч күпкатлы йортлар [видео]
Казан үзәгендә, Бауман урамыннан 10 минут ераклыкта, кешеләр яши торган күп катлы йортларның «каралык» җирләре калмаган. Анда торучылар, ремонтның йорт салынганнан бирле ясалмавы турында сөйлиләр. Идарәче компанияләргә ремонт, кыш көне кар чистарттыру буенча мөрәҗәгать итү дә җавапсыз кала. Шул ук вакытта коммуналь түләүләр «ат бәясендә».
-
Татарстанда әтисе 10 яшьлек кызының башын…
Ир кызның тәм-томны яшерен ашаганын белә һәм аңа консерв банканы ыргыта