Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән буын декадасы көннәрендә Чаллының барлык районнарында концертлар уза.

Чаллыда 1 октябрьдән өлкән буын декадасы старт алд. Бүгенге көндә шәһәрдә яшь буенча 132 805 пенсионер яши, шуларның 36 194е – эшчеләр

Өлкән буын декадасын ачу тантанасы «Энергетик» мәдәният сараенда 1 октябрь көнне узачак

Чаллы өлкәннәре хөрмәтенә шәһәрнең барлык районнарында концертлар оештырыла. Автозавод районында бәйрәм 1 октябрьдә булды, ә Комсомол районында - 4 октябрьдә, Үзәк районда 7 октябрьдә узачак.

8 октябрьдә Үзәк районда «өченче яшь Олимпиадасы», Автозавод районында шахмат-шашка турниры, Комсомол районында волейбол буенча халыкара турнир оештырылачак.

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен «кайгырту» акциясе узачак. Шул ук чорда «безгә ел – бәла түгел! " дигән өлкәннәр иҗаты фестивале дә уза.

Моннан тыш, өлкәг яшьтәге кешеләр өчен чаралар мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр предприятиеләрендә, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X