Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз көчле агымлы елгага егылып төшкән, чак үлми калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 11.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Әлмәттә Зәй елгасына 72 яшьлек хатын-кыз егылып төшүе турында хәбәр алынган. Көчле агым пенсионер ханымны ярдан бик тиз алып киткән, дип яза агентлык .
Чакыру буенча килгән коткаручылар егылган урыныннан 250 метр ераклыкта өлкән яшьтәге аңсыз әбине көймәдә ярга алып чыккан. Табиблар пенсионерны аңга китергән һәм шуннан соң аны хастаханәгә илткән.
Нет комментариев