Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олы юбилее белән тәбрикләделәр

Хаҗибә Габдулхан кызы Митриева Пермь өлкәсенең Барда районы Әрҗән авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында өлкәннәр белән колхозда эшли.

1952 елда Пермь шәһәренә төзелешкә китә, 1961 елда туган авылына кайта, кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергән. 1992 елда лаеклы ялга чыга. Чаллыга 2012 елда күчеп килә. Бүген ветеранны биш оныгы һәм өч оныкчыгы сөендерә.  

Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.  Котлауларга 47 комплексның Ветераннар советы рәисе Диләрә Сергеева һәм «Импульс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Малышева да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев