Өстәмә белем бирү учрежденияләре таләпләрне үтәргә тиеш
100 дән артык кеше катнашында урам чаралары рөхсәт ителмәгән. Ә бинада бер үк вакытта 50дән артык кеше булырга мөмкин.
Татарстанда балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшендә чикләүләр юк, әмма Covid-19 коронавирусы аркасында өстәмә белем бирү учреждениеләренә кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә гадәти режимда уку елы башланачак.
100 дән артык кеше катнашында урам чаралары рөхсәт ителмәгән. Ә бинада бер үк вакытта 50дән артык кеше булырга мөмкин.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабы белән бергә белем бирү эшчәнлеге дә үз эзенә төште.
«Бүгенге көндә балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр үткәрелә торган мәдәният һәм башка төрле үзәкләрнең эшенә карата чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар барлык кисәтү чараларын да төгәл үтәргә һәм ачылыр алдыннан бер көннән дә соңга калмыйча безгә бу хакта хәбәр итәргә тиеш», — дип искәртте Патяшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев